

Башкорт теле көне алдыннан, бүген Торатауның "Конгресс-холлы"нда "Бөтендөнья башкорт корылтае: халык дипломатиясенә 30 ел - халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек багланышларында иҗтимагый коммуникацияләр" дигән халыкара фәнни-гамәли конференция уза. Ул ошманың 30 еллыгына багышланган.
Бу әһәмиятле вакыйга милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга, башкорт халкының рухи мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә, төбәктән читтә яшәүче ватандашларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән.
Тантаналы чарада мәртәбәле кунаклар, Президиум, Башкарма комитет әгъзалары, ВКБ МСОО ветераннары, Башкортстанның муниципаль һәм шәһәр округлары, Русия Федерациясе төбәкләре башкорт корылтайлары рәисләре, активистлары, башкорт нәсел башлыклары, Русия һәм Башкортстанның башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре, республиканың милли-мәдәни үзәкләре, Русия Халыклары ассамблеясына керүче милли иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнаша.
- Хөрмәтле дуслар, кунаклар, сезне башкалада күрүебезгә бит шатбыз. Мондый очрашулар, гадәттә, бтк җанды үтә. Аннан без көч алып, тагын да илһамланып эшләр өчен яңа идеяләр алып кайтабыз. 30 ел эчендә төрле вакытлар булды. Әмма ничек кенә бөлмасын, безнең оешма һәрвакыт халкына тугры булды һәм бу шулай булып калачак та. Бүген без үткәнебезгә берникадәр нәтиҗә ясарбаыз һәм киләчәктә ничек эшләргә максатлар куярбыз.
Икенче ел рәттән илдә "Халыклар дуслыгы елы" билгеләнә. Бүген залда башка милләт вәкилләре дә бар. Алар белән кулга-кул тотынышып киләчәктә дә дус, тату булып яшик. Әйткәндә, бүген Үзбәкстан, Эстония, Төркиядән, илнең башка 10 төбәгеннән һәм Башкортстанның һәр районыннан кунаклар бар. Бу да безнең бер-беребзгә зур хөрмәт белән каравыбызны күрсәтә.
Милләттәшләр, бүгенге чараның максаты - рәхмәт сүзләрен җиткерү, чөнки 30 ел эчендә сезнең күбегез оешманы төзеп, аны үстереп, курчалап, бүгенге көнгә алып килделәр. Сезне бүген бик бай эчтәлекле программа көтә. Төрле мәйданчыкларда сезнең белән очрашырбыз. Алга таба да бердәм булыйк, - дип сәламләде кунакларны Русия Дәүләт Думасы депутаты, Бөтендөнья башкортлары Корылтае Президиумы рәисеЭльвира Аеткулова.
Нәкъ 30 ел элек, 1995 елда, Бөтендөнья башкортлары Корылтае карары буенча оешма башкарма комитетының беренче составы формалаштырыла. Бөтендөнья башкорт Корылтаеның югары органы булып биш елга бер тапкыр чакырыла торган Корылтай тора. 1995 елдан 2025 елга кадәр алты Корылтай үткәрелде. Бу вакыт эчендә җәмәгать эшлеклеләре төбәк үсешендә үзләренең мөһим рольләрен гамәлдә исбатладылар. Без корылтайның гасырлар буена дала демократиясенең иң югары формасы булуын, анда хәлиткеч карарлар кабул ителүен тарихтан беләбез. Һәм хәзер ул күрше мөнәсәбәтләр урнаштыру өчен милләтара татулыкны ныгыту һәм үзара хезмәттәшлекнең уникаль тарихи тәҗрибәсе үрнәге булып тора. Бу елларда туган телне, мәдәниятне, тарихи хәтерне, гореф-гадәтләрне саклау өчен күп эшләр башкарылды.
Тематик мәйданчыкларда Корылтай тарихындагы төп вакыйгалар, Русия позицияләрен ныгытуда милли иҗтимагый оешмаларның роле, Русия хокукы тарихы контекстында Башкортстан тарихының актуаль аспектлары; башкорт ырулары хәрәкәте оптикасы аша милли тәңгәллекне ныгытуның тарихы һәм хәзерге практикалары турында фикер алыштылар.
Автор фотосы.