– Безнең очрашу Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы Конституциясе раслануга 100 ел тулуга багышлана. Бу документ безнең төбәк тарихында мөһим вакыйга булды, Башкортстанның алга таба үсешенә һәм чәчәк атуына нигез салды, – диде Дәүләт җыелышы-Корылтай Рәисе Константин Толкачев. – БАССР Конституциясе дәүләт төзелешенең, гражданнарның хокуклары һәм ирекләренең фундаменталь принципларын, шулай ук республиканың социаль-икътисади үсеш юнәлешләрен билгеләде. Әлеге документ ярдәмендә халкыбызның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм телен саклау һәм үстерү өчен шартлар булдырылды.
Алга таба Башкортстан халкы 1993 елда да шундый ук тарихи сайлау ясады. Республика Югары Советы тарафыннан Конституция кабул ителү төбәк алдында торган мөһим бурычларны хәл итәргә мөмкинлек бирде, күп елларга Башкортстанның иҗтимагый һәм дәүләт үсеше юнәлешләрен билгеләде. Конституция бүген дә республиканың дәүләти-хокукый, социаль-икътисади һәм мәдәни-рухи үсешенең төп нигезе булып кала.
Чарада, шулай ук, Конституцион советы рәисе Хәйдәр Вәлиев, VII чакырылыш Дәүләт думасы депутаты Михаил Бугера чыгыш ясап, барлык катнашучыларны Русия Конституциясе көне һәм якынлашып килүче Башкортстан Конституциясе көне белән котладылар.
Чарада катнашучылар Әхмәтзәки Вәлиди исемендәге Милли китапханә һәм Башкортстанның Милли архивы тарафыннан әзерләнгән һәм “Башкортстанның беренче Конституциясенең бер гасырлык юбилее” дип аталган раритет матбугат басмалары күргәзмәсе белән танышты.
Конституция 1925 елның 27 мартында Советларның V Бөтенбашкорт съезды тарафыннан кабул ителә. Ул республиканың дәүләт һәм административ корылышының аеруча мөһим мәсьәләләрен билгели. Бу документ республиканың иҗтимагый-сәяси корылышы нигезләрен һәм гражданнарның хокукларын формалаштыруда мөһим этапка әверелә.
Уфа фән һәм технологияләр университетының Хокук институты, Русия Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты һәм БАГСУ студентлары катнашлыгында конституцион нигезләрне белүгә интеллектуаль уен узды. Аны Башкортстан Конституцион советы секретаре Светлана Сафина үткәрде. Уен төрле катлаулылыктагы конституцион-хокукый эчтәлекле биремнәрне үтәү буенча команда-төркем ярышлары формасында оештырылды, анда 6 команда катнашты.
Светлана Сафина билгеләп үткәнчә, Русия Конституциясен һәм Башкортстан Конституциясен белү буенча интерактив уеннар үткәрү яшьләрнең хокукый мәдәнияте дәрәҗәсен күтәрә һәм белем бирү оешмаларында укучыларны федераль һәм республика Конституцияләре нигезләрен өйрәнергә һәм кабул итәргә этәрә.
Уен нәтиҗәләре буенча студентларга чараны оештыручылар исеменнән дипломнар, Башкортстан Конституциясенең бүләк нөсхәсе, шулай ук “Башкортстан Конституциясе балалар күзләре белән” дип аталган иллюстрацияле басма тапшырылды.
Фото: Фәнүз Хәбибуллин.