+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
11 декабрь 2025, 14:08

Чит төбәкләрдә башкортлар ничек яши?

Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров алар белән дә аралашты.

Чит төбәкләрдә башкортлар ничек яши?Чит төбәкләрдә башкортлар ничек яши?
Чит төбәкләрдә башкортлар ничек яши?

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бөтендөнья башкорлары корылтаеның 30 еллыгы уңаеннан башкорт шагыйре һәм җәмәгать эшлеклесе Шәехзадә Бабич һәйкәленә чәчәкләр салды.

Һәйкәлне 2019 елның июнендә ачтылар. Аның авторы - скульптор, Русия Федерациясенең халык рәссамы, элек Башкортстанның халык шагыйре Мостай Кәрим һәйкәле өстендә эшләгән Андрей Ковальчук. Скульпторның уе буенча, Бабич бер кулында шигырьләр китабы тоткан, ә икенчесе белән үз халкына мөрәҗәгать иткән кебек.

Шәехзадә Бабич (1895-1919) — башкорт милли әдәбияты классигы. Башкорт милли-азатлык хәрәкәтендә катнашучы, Башкорт хөкүмәте әгъзаларының берсе (1917-19). Шәехзадә Бабичның "Зәңгәр җырлар" дип аталган бердәнбер шигырьләр җыентыгы "Яшь Башкортстан»да 1918 елда Ырынбурда дөнья күрә.

Арытаба Уфаның «Торатау» конгресс-холлы фойесында Бөтендөнья башкорт корылтаеның 30 еллыгына багышланган фәнни-гамәли конференциянең пленар утырышы алдыннан республика Башлыгы Радий Хәбиров Русия төбәкләрендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәкләре вәкилләре белән аралашты.

Свердловск өлкәсендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәге баш белгече Светлана Кулмурзина бүгенге көндә төбәктә 30 меңнән артык башкорт яшәве турында сөйләде. Аның сүзләренчә, үзәк вәкиллек функциясен үти — башкорт мәдәнияте белән таныштыра һәм аны алга этәрә.

"Башкорт тарихи-мәдәни үзәгенең төп функциясе — социаль. Без үз тамырлары, тарихы белән кызыксынган, башкорт телен өйрәнергә, милли музыка коралларында уйнарга, башкорт мәдәниятенә чумарга теләгән кешеләргә ярдәм итәбез. Башкортстан Башлыгы грантлары өчен рәхмәт белдерәсем килә, алар безгә чаралар үткәрергә, конкурслар оештырырга ярдәм итә. Мәсәлән, "Поющее слово: музыкальные уроки изучения башкирского языка" проекты кысаларында мәктәп укучылары башкорт телен халык башкорт җырларын, халык хәрәкәтчән уеннарын һәм санагычларны өйрәнү аша өйрәнделәр», – дип сөйләде Светлана Кулмурзина.

Ырынбур өлкәсендәге башкорт тарихи-мәдәни үзәгенең баш белгече Аурика Ишкуватова сүзләренчә, башка төбәкләрдә яшәүче башкортларда туган мәдәниятне өйрәнүгә кызыксыну елдан-ел арта.

"Безгә башкорт телендә матур әдәбият, шул исәптән балалар китаплары җитми. Белүемчә, башка төбәкләрдәге коллегалар да туган телләрендә басылган продукциягә мохтаҗ", - диде Аурика Ишкуватова.

Республика Башлыгы республика Мәдәният министрлыгына Башкортстан халыклары дуслыгы йорты белән берлектә бу мәсьәләне хәл итәргә һәм Русия төбәкләрендә эшләүче башкорт тарихи-мәдәни үзәкләренә кирәкле әдәбиятны куярга кушты.

 

Фото:  bashinform.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас