12 декабрьдә Русия телевизион һәм радиотапшырулар челтәренең Башкортстандагы радиотелеүзәге Русия Федерациясе Конституциясен кабул итүнең 32 еллыгы уңаеннан төбәкнең төп телебашнясында тематик яктыртуны кабызачак.
Телебашня Русия триколоры төсләре белән буялачак. Медиафасадта «12 декабрь - Конституция көне» дигән язу барлыкка киләчәк. Бәйрәм яктырткычлары урындагы вакыт белән 19.00-21.00 сәгатьләрдә эшләячәк.
Фото: bashinform.ru