"Башгидрометүзәк" мәгълүматлары буенча, бүген, 12 декабрьдә, республикада бераз кар явачак, кайбер районнарда бозлавык. Көньяк-көнчыгыш районнарда явым-төшем юк. Җил көньяк-көнчыгыштан, көньяктан уртача. Көндез һава температурасы -3, -8° тәшкил итәчәк.
Шимбә көнне, 13 декабрьдә, кар явачак, юлларның аерым участокларын кар күмәчәк. Җил көньяктан уртача. Төнлә -5, -10°, көндез -1, -6°.
Якшәмбе, 14 декабрьдә, урыны белән көчле кар, буран, юлларда кар көртләре булыр дип көтелә. Җил көньяктан, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә һәм көндез -3, -8°, урыны белән -13°ка кадәр җитәчәк.