Бүген сезне Ярослав исемле малай белән таныштырабыз, дуслар. Аңа — 12 яшь, һәм ул үз гаиләсен эзли.
Бу — рухи җылылыкны бәяли белүче бик игътибарлы һәм тыйнак малай. Ул күп сөйләргә яратмый, әмма кешене тыңлый һәм тоя белә. Ярослав аралашуда сайланучан, ләкин эчкерсез һәм игелекле кешеләргә күңелен шатланып ача.
Ул күп кенә яшьтәшләре кебек үк, социаль челтәрләрдә видеороликлар карарга ярата. Ә тагын ул спортны үз итә — үсмер элек грек-рим көрәше белән шөгыльләнгән, димәк, анда характер, дисциплина һәм көч бар.
Ярославның күңелендә йөрткән хыялы— үзен яраткан һәм аңлаган гаиләсен табу. Баланы якланган, кирәкле һәм чын-чынлап яраткан итеп хис итәрлек гаилә булсын иде ул. Кем белә, бәлки, Яңа ел алдыннан могҗиза булыр да, бу баланың хыялы тормышка ашар!
Бу ягымлы малай турында дусларыгызга сөйләгез һәм бу постны социаль челтәрләрдә үзегезгә күчерегез, дуслар. Бәлки, аның булачак әти-әнисе бу юлларны укыр.
Опекун яки попечитель булу мөмкинлекләре турында тулырак мәгълүматны (347) 218-03-62 телефоны буенча белергә мөмкин.
Фото: Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы сайтыннан.