+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
15 декабрь 2025, 13:25

2026 елда Тәтешле районында Башкортстан удмуртлары съезды узачак

15 декабрьдә Тәтешле районына эш сәфәре вакытында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Яңа Тәтешле авылында яңартылган удмурт тарихи-мәдәни үзәгендә булды.

2026 елда Тәтешле районында Башкортстан удмуртлары съезды узачак2026 елда Тәтешле районында Башкортстан удмуртлары съезды узачак
2026 елда Тәтешле районында Башкортстан удмуртлары съезды узачак
Ул 1988 елда төзелгән күпфункцияле авыл клубы бинасында урнашкан. 2023 елда район активы белән аралашканда төбәк җитәкчесе монда капиталь ремонт ясарга кушты. Төзүчеләр түбәне, тәрәзәләрне, ишекләрне, инженерлык челтәрләрен алыштырганнар, фасадны һәм керү төркемнәрен тәртипкә китергәннәр, тирә-юньне төзекләндергәннәр. Шулай ук клуб өчен яңа җиһазлар сатып алганнар. Һәм 2025 елның көзендә тарихи-мәдәни үзәк реконструкциядән соң үз ишекләрен ачты.

Радий Хәбиров һөнәрчелек үзәген, удмурт йортын, музей экспозициясен карады, методика кабинеты һәм заманча күп функцияле китапханә эшчәнлеге белән танышты.

Монда ук Башкортстан Башлыгы удмуртларның милли-мәдәни үзәге активы – авыл биләмәләре башлыклары, мәдәният хезмәткәрләре, мәгариф учреждениеләре вәкилләре белән очрашты. Очрашуда катнашучылар республикада яшәүче удмуртларның мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча киләчәк планнар турында фикер алыштылар.

- Берничә ел элек без сезнең белән очрашкан идек һәм монда реконструкция үткәрергә карар кылдык. Нәтиҗәдә яхшы тарихи-мәдәни үзәк килеп чыкты дип саныйм, – диде Радий Хәбиров. - Янәшәдә удмурт телен тирәнтен өйрәтүче полилингваль мәктәп эшли. Ремонт та яхшы, программа да бар, балалар да анда бик теләп шөгыльләнә. Республикада яшәүче халыкларның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклап калу бик мөһим. Бу безнең төп бурычларның берсе.

Активистлар республика җитәкчелегенә киңлекне яңартулары өчен рәхмәт белдерделәр һәм алда торган зур чаралар турында сөйләделәр. Әйтик, 2026 елның февралендә Яңа Тәтешле “Дуслык күпере” удмурт мәдәнияте фестивален кабул итәчәк, ә апрельдә удмурт тарихи-мәдәни үзәге базасында Башкортстан удмуртлары съезды узачак. Төбәк җитәкчесе анда катнашырга ниятләвен билгеләп үтте.

Үзәк вәкилләре сөйләвенчә, аларның иҗат коллективларына еш кына күрше муниципалитетларга һәм төбәкләргә фестивальләргә һәм башка чараларга барырга туры килә. Әмма аларның үз автобусы юк. Башкортстан Башлыгы бу мәсьәләне хәл итәргә кушты.

Авыл клубы бинасы каршында Радий Хәбиров һәлак булган сугышчылар обелискына чәчәкләр салды, анда Советлар Союзы Герое Ульмас Шакиров һәм Русия Герое Игорь Насыйбуллин бюстлары урнаштырылган.

Төзекләндерү вакытында үзәккә якын территориядә шулай ук Башкортстан удмуртларының милли-мәдәни үзәгенә нигез салучы Ренат Галәмшин бюсты куелды.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас