

“Роснефть” Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы белән берлектә “Таулар чакыра” кышкы туристик маршрутын тәкъдим итте. Туристлар өчен ул заманча тау чаңгысы үзәкләрендә актив кышкы спорт төрләрен, табигый истәлекле урыннарны һәм бөтен гаилә өчен күңел ачу чараларын берләштерә.
Маршрутны тәкъдир итү Уфада “Башнефть”нең (“Роснефть” составына керә) автомобильләргә ягулык салу станциясендә узды. Компания вәкилләре, туризм өлкәсендәге экспертлар һәм профессиональ тау чаңгычылары Көньяк Уралның Башкортстанда урнашкан уникаль истәлекле урыннары һәм маршрутның өстенлекләре турында сөйләделәр.
Маршрутка кышкы ял итү урыннары кертелгән: актив күңел ачулар, төбәкнең табигать байлыгы белән танышу һәм гаилә ялы.


“Роснефть” эчке туризмны үстерү буенча башлангычларга актив ярдәм итә һәм автомобильчеләр өчен уңайлы шартлар булдыра. Юл буе сервисын үстерү һәм клиент хезмәтләре дәрәҗәсен күтәрү компания эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора.
Маршрутның беренче ноктасы – Белорет районындагы “Малиновая” тавы. Анда автомобильдә барып җитәргә, ә тауга җәяү менәргә була. Кыш көне тау башында сноубордчылар һәм чаңгычыларны очратырга мөмкин, алар тау башына җәяү менә, ә аннары әзерләнмәгән тау битләреннән төшәләр.
Белорет янында актив кышкы спорт төрләрен яратучылар өчен тагын бер локация – “Мраткино” тау чаңгысы үзәге бар, барлыгы анда җиде трасса урнашкан. Шуу зонасының гомум озынлыгы – 8 километр. Тауда күтәрткечләр урнашкан.
“Абзак” тау чаңгысы үзәген Урал тауларының матурлыгы, саф һава һәм югары класслы сервис өчен бәялиләр. Курортта гомум озынлыгы 18 километр чамасы булган 13 трасса эшли.
“Банное” тау чаңгысы үзәге Яктыкүл ярында урнашкан. Үзәк 1,7 километр озынлыктагы гондоль төрендәге тиз йөрешле күтәрткеч белән җиһазландырылган, анда 10 километр чамасы озынлыктагы тугыз трасса эшли, биеклекләр аермасы 450 метрга кадәр җитә.
Чиләбе өлкәсенә таба Кужаново авылы янындагы Йортбикә аланында мәһабәт карагачлар үсә. Иң яшь карагачка якынча – 65, ә иң өлкәненә якынча 160 яшь.
“Ак табиб” питомнигына экскурсия бөтен гаилә өчен бик файдалы булачак. Сез биредә яшәүче эт-мәчеләр турында барысын да белерсез. Сез көчекләр белән уйный алачаксыз, шулай ук “арысланнар” – Тибет мастифлары, Урта Азия һәм Кавказ овчаркалары, вельш-корги пемброк һәм мейнкун токымлы зур мәчеләр белән танышу мөмкинлеге булачак.


Башкортстанның эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина билгеләп үтүенчә, “Роснефть” белән уртак проектлар берничә һәм бу юнәлештә партнерлык киңәячәк кенә.
“Роснефть” Башкортстан Республикасының туризм юнәлешендә стратегик партнеры булып тора. Безнең инде берничә уртак проектыбыз бар, һәм бүген, кышкы сезон башында, без “Таулар чакыра” яңа маршрутын ачабыз. Һәм бу очраклы түгел, Башкортстанда 60 тау чаңгысы трассасы бар. “Роснефть” һәм “Башнефть”, социаль җаваплы компанияләр буларак, туризмны үстерү һәм республикага туристларны җәлеп итү буенча шундый проектларда актив катнаша. Бу, үз чиратында, республикада керемнәрнең артуына китерә”, – дип билгеләде эшкуарлык һәм туризм министры урынбасары Алиса Гыйбадуллина.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, “Таулар чакыра” – “Роснефть” тарафыннан Башкортстанның Эшкуарлык һәм туризм министрлыгы белән хезмәттәшлектә эшләнгән дүртенче туристик проект. 2024 елда “Русия горизонтлары” проекты кысаларында “Табигать көче” төбәкара маршруты тәкъдир ителде, ә быел – “Павловская кругосветка” һәм “Ожерелье Камы” проектлары.


Белешмә:
Маршрут “Башнефть” автозаправка станцияләре челтәре аша уза, юлда 16 АЗС урнашкан, аларда автомобильгә сыйфатлы ягулык салырга, кафеда ял итәргә, юлда кирәкле товарлар, шул исәптән урындагы җитештерүчеләр товарларын сатып алырга мөмкин.
“Роснефть” партнерлары белән берлектә ил буйлап автосәяхәтләр өчен 50дән артык маршрут эшләгән. Аларның бер өлеше “Русия офыклары” платформасында күрсәтелгән.
Элина ФӘЙЗУЛИНА.