+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
18 декабрь 2025, 15:05

Радий Хәбиров иминлек органнары хезмәткәрләрен котлады

18 декабрьдә Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Русия Федерациясе иминлек органнары оештырылуга 108 ел тулуга багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады һәм Федераль иминлек хезмәтенең республика буенча идарәсе хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.

Радий Хәбиров иминлек органнары хезмәткәрләрен котладыРадий Хәбиров иминлек органнары хезмәткәрләрен котлады
Радий Хәбиров иминлек органнары хезмәткәрләрен котлады
- Илебезнең махсус хезмәтләре һәрвакыт Ватаныбызның милли иминлеге һәм дәүләт суверенитеты, илнең конституцион төзелешен саклау таянычы булды һәм булып кала. Сез хаклы рәвештә – Русия көч структуралары элитасы, - диде Радий Хәбиров. - Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе һәрвакыт иң яхшылар рәтендә билгеләп үтелә. Сезнең җаваплы һәм киеренке хезмәтегезне без югары бәялибез. Ул бүген махсус хәрби операция үткәрү шартларында аеруча әһәмияткә ия. Бу бездән бергәләп нәтиҗәле эшләүне, уяулыкны арттыруны, иҗтимагый бердәмлекне ныгытуны таләп итә. Федераль иминлек хезмәтенең республика идарәсе барлык юнәлешләр буенча да профессиональ эш итә, шул ук вакытта чит ил махсус хезмәтләре, халыкара террорчылык һәм экстремистлык оешмалары, җинаятьчел төркемнәр эшчәнлегенә каршы торуда мөһим нәтиҗәләргә ирешә.

Төбәк җитәкчесе иминлек органнары ветераннарына үз тәҗрибәләрен яңа буынга тапшырулары өчен аерым рәхмәт белдерде.

- Дәүләт хәвефсезлеге хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессионализм, ихтыяр сыйфатлары, киң эрудиция белән аерылып торды. Ә иң мөһиме – ихлас патриотизм, теләсә кайсы минутта Ватанны якларга әзер булу, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, тынычлык телим. Алар – сезнең ышанычлы тылыгыз! Бөек Русия иминлеге хакына киеренке эшегездә сезгә уңышлар телим!

Федераль иминлек хезмәтенең Башкортстан буенча идарәсе башлыгы Игорь Кочнев махсус хезмәтләр эшенең мөһимлеген билгеләп үтте һәм төбәк җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

– Хәзерге заманда, элеккечә үк, оператив хәл бездән югары һөнәри осталык, Ватанга фидакарь хезмәт итүне таләп итә. Бу миссияне үтәү сайланган эшнең дөреслегенә һәм гаделлегенә, илнең көченә ышанычтан, үз Ватаныңа мәхәббәттән башка мөмкин түгел. Бу постулатлар Русия иминлек органнары хезмәтләренең бер гасырдан артык эшчәнлегенең аерылгысыз характеристикасы булып тора, – диде Игорь Кочнев. - Безнең идарә белгечләре иң яхшы традицияләрне үстерә, яңа нәтиҗәләргә ирешә, грамоталы һәм тәвәккәл эш итә. Хезмәтегез өчен рәхмәт. Шулай ук республика җитәкчелегенә һәм хокук саклау блогы буенча хезмәттәшләребезгә ярдәмнәре, игътибары, хезмәтебезнең ролен һәм әһәмиятен аңлаулары өчен рәхмәт белдерәм.

Фото: glavarb.ru
Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас