+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
19 декабрь 2025, 12:28

Аларга Президент ышаныч белдерде

«Геройлар вакыты» федераль кадрлар программасына кергән махсус хәрби операциядә катнашучылар зур мөмкинлекләргә ия.

Аларга Президент ышаныч белдердеАларга Президент ышаныч белдерде
Аларга Президент ышаныч белдерде

Бу хакта Русия Президенты Владимир Путин туры элемтә барышында белдерде.

Дәүләт башлыгы билгеләп үткәнчә, программа эшләвен дәвам итә һәм үзенең нәтиҗәлелеген күрсәтте.

"Потенциал бик яхшы. Әлбәттә, шикләр башта ук булды: сугышу — бер эш, коллективлар, бөтен тармаклар, зур компанияләр, яки хәтта төбәкләр белән җитәкчелек итү - икенче эш. Моңа һәвәслек кирәк. Бездә йөзләрчә мең егет сугыша һәм барысы да гражданкада мондый карьера төзергә омтылмый. Әмма кем тели, аның потенциалы, белеме, тәҗрибәсе бар, яки аны алырга әзер. Дәүләт үз-үзләрен кызганмыйча Ватан мәнфәгатьләре өчен көрәшергә әзер булуларын исбатлаган кешеләргә мондый мөмкинлекләрне бирү өчен барысын да эшләргә тиеш», — диде Владимир Путин.

Фото: Кремлин.ру

Автор:Резида Валитова
Читайте нас