

- Русия Президенты Владимир Путин белән туры эфир, илдәге демографик хәлне яхшырту факторы буларак, медицина тармагының сыйфат һәм мөмкинлек мәсьәләләренә нинди зур игътибар һәм контроль бүленүен күрсәтте, - диде Рауль Мәгърүф улы. – Мөрәҗәгатьләрдән күренүенчә, Башкортстан медицина сыйфаты буенча күп сораулар бирелгән төбәкләр исемлегенә кермәде. Безнең республикада җитәкчелек һәм Сәламәтлек саклау министрлыгы сыйфатлы һәм югары технологияле медицина ярдәме күрсәтү юнәлешендә зур тырышлык сала һәм системалы эш алып бара.
Рауль Хәлфин әйтүенчә, Башкортстан – сәламәтлек саклау объектлары төзү буенча илдә лидерларның берсе. Санлы технологияләр үстерелә, авылларда ФАПлар, районнарда поликлиникалар төзелә, югары технологияле ярдәм үзәкләре ишекләрен ачты. Мәсәлән, Республика онкология һәм гематология үзәге, кардиоүзәкнең заманча хирургия корпусы һәм башкалар.
-Кадрлар мәсьәләсенә нинди зур игътибар бирелгәнен аерым билгеләп үтәсем килә. Владимир Владимирович яшь белгечләр белән тәҗрибәле остазлар эшләү механизмына җентекле тукталды. Закон чыгаруга мондый үзгәрешләр күптән түгел кертелде, - диде профсоюз оешмасы рәисе. – Алдагы елда безнең поликлиника һәм дәваханәләргә эшкә юлланачак яшь белгечләргә ярдәм чаралар булдыру бик мөһим. Хәл итәсе мәсьәләләр бар. Мәсәлән, торак мәсьәләсе. Аларны хәл итү өстендә эшләячәкбез.