+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
21 декабрь 2025, 11:09

Айнур Гыйбатов: "Салымнар артуы - социаль хезмәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк"

Владимир Путин "туры линия"дә эшкуарларга кагылышлы сорауларга җавап бирде.

Айнур Гыйбатов: "Салымнар артуы - социаль хезмәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк"Айнур Гыйбатов: "Салымнар артуы - социаль хезмәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк"
Айнур Гыйбатов: "Салымнар артуы - социаль хезмәтләрне үстерүгә ярдәм итәчәк"

19 декабрдә Русия Президенты Владимир Путин туры эфирда халык белән аралашты. Ил башлыгына 2 миллион 700 меңнәнә күбрәк сорау килде. Владимир Путин берничә сәгать эчендә төрле өлкәләргә кагылышлы мәсьәләләрне күтәрде.
Бу җәһәттән эшкуар, "Конгломерат" белем бирү программасы авторы, блогер Айнур Гыйбатов үз фикерләрен белдерде.

- Владимир Путинның җаваплары, гадәттәгечә, бик бай һәм эчтәлекле булды. Ул СВО, эшкуарлык системасы, кредит алу һәм башка бик күп тармакларга тукталды. Русия хакимияте 2025 елда салым законнарына шәхси эшкуарларга, шулай ук кече һәм урта бизнес вәкилләренә кагылачак үзгәрешләр кертте. Владимир Путин билгеләвенчә, финанс өлкәсендә бурычларны хәл итүнең иң гадел, үтә күренмәле ысулы - НДСны арттыру. Салым үзгәрешләренең төп максаты - бюджетның баланслылыгына ирешү, шул исәптән шушындый карар аша. Дәүләт башлыгы салымнарны арттырганда һәрвакыт аларны түләүдән качу теләге барлыкка килүенә игътибар итте. Хакимиятләргә күләгәдәге икътисадтан һәм салымнардан котылу мөһим. Дәүләт башлыгы дәүләтнең мондый бурычы элек тә торганын билгеләп үтте.

Әлбәттә, бу башлангычлар җәмгыятьтә берникадәр шау-шу тудырды. Әмма әлегә карар дәүләткә социаль бурычларны үтәргә ярдәм итәчәк. "Туры линия" вакытында Президентка ипи пешерүче мөрәҗәгать итеп, аңа өстәмә акча алырга туры киләчәген белдерде. Владимир Путин аңа хәзер банклар мондый хезмәтләрне үзләре күрсәтүе һәм бу чыгымнарны күпкә кыскартачагын белдерде.

Шунысын да билгелисем килә, сораулар бик ачык, аңлаешы һәм конкрет булды. Бу да Президентка халыкның ышанычын күрсәтә, - диде Айнур Айрат улы.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас