+21 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
26 декабрь 2025, 13:15

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Террорчылыкка каршы төбәк комиссия һәм Оператив штабның берлектәге утырышын уздырды.

Террорчылыкка каршы комиссия утырышы уздыТеррорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Террорчылыкка каршы комиссия утырышы узды
Көн тәртибендә – Яңа ел бәйрәмнәре чорында җәмәгать иминлеген тәэмин итү. Төбәк җитәкчесе янауларга нәтиҗәле җавап бирү өчен җайга салынган гамәлләр кирәклеген билгеләп үтте.

- Безнең шәһәрләрдә һәм авылларда барлыгы 600гә якын Яңа ел мәйданчыгы эшләячәк. Бәйрәм чараларында 150 меңнән артык кеше катнашыр дип көтәбез, – диде Радий Хәбиров. – Бездән максималь концентрация һәм мобилизация таләп ителә, кешеләр күп була торган урыннардагы хәлне контрольдә тоту таләп ителә.

Катнашучылар Яңа ел бәйрәмнәре чорында ведомствоара хезмәттәшлек тәртибен билгеләде.

Моннан тыш, утырышта 2025 елда террорчылыкка каршы төбәк комиссиясе эшчәнлеге нәтиҗәләре, шул исәптән террорчылык идеологиясенә каршы торуның комплекслы планы чараларын үтәү турында фикер алыштылар.

Башкортстан Башлыгы, шулай ук, Террорчылыкка каршы комиссия әгъзаларына быелгы нәтиҗәле эш өчен рәхмәт белдерде, тиешле оператив хезмәтләрнең якын киләчәккә бурычларын билгеләде.

Фото: glavarb.ru

 

Автор:Фануз Хабибуллин
Читайте нас