Төбәк сәясәтен үстерү үзәге президенты, политолог Илья Гращенков үзенең The Гращенков телеграм-каналында 2025 ел Русия субъектларының күпчелегендә икътисади үсеш темпларының сизелерлек кимүе белән билгеләнеп үтүен әйтте.
“Бу тышкы сәяси конъюнктура белән дә, җитәрлек дәрәҗәдә нәтиҗәле булмаган идарә практикалары белән дә бәйле. Алга киткән төбәкләрдә, башлыча, постиндустриаль сегментка, яңа юнәлешләр үсешенә һәм инновацион икътисадка басым ясала. Шул ук вакытта Краснодар крае, Татарстан яки Башкортстан кебек уңышлы субъектларның икътисад структурасында авыл хуҗалыгы элеккечә үк сизелерлек роль уйный”, – дип ассызыклады политолог.
Күп кенә төбәк хакимиятләре өчен глобаль проблемалар арасында эксперт субъектларда катлаулы социаль-психологик хәл тудыручы казанышлар кытлыгын һәм халыкның китүен атады. Бу хәлдә басым PR-компанияләргә ясала, алар аерым, локаль булса да, уңышлы кейсларны яктыртырга тиеш. Мондый хәл башкала төбәкләрендә һәм кайбер икътисади яктан алга киткән субъектларда (Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Башкортстан һ.б.) азрак чагыла.
Инфляция тизләнешенең бер сәбәбе итеп Илья Гращенков хезмәт базарында тотрыклы дефицитны билгеләде.
"Хезмәткәрләр өчен көрәштә хезмәт хакларын арттыру, мөгаен, чиккә җиткәндер һәм киләсе елда бу процесс акрынаячак, яки туктаячак. Шул ук вакытта икътисадта тәкъдим үсә барган ихтыяҗ артыннан һаман да өлгерми, гәрчә предприятиеләрнең куәте тулысынча диярлек җәлеп ителгән булса да”, – дип билгеләде политолог.
Эксперт фикеренчә, 2026 елда икътисади һәм сәяси тотрыклылык социаль-икътисади ризасызлыкны бетерү, шулай ук федераль органнар белән уртак, нәтиҗәле эш булдыру сәләте белән билгеләнәчәк.
“Шулай ук хәрби-сәнәгать комплексы яхшы үскән субъектлар да отышлылар арасында булып чыкты. Күрәсең, мондый хәл СВО барышы һәм халыкара аренадагы гомум хәрби-сәяси хәл белән билгеләнә. Шул ук вакытта төбәкнең икътисадның башка тармакларына, кече һәм урта бизнеска ярдәм итү зарурлыгы белән бәйле объектив кыенлыклар туа”, – дип дәвам итә Илья Гращенков.
Социаль-икътисади планда барлык төбәкләр дә диярлек инвестицияләр җәлеп итү проблемалары белән очраша. Шуңа да карамастан, Стратегик башлангычлар агентлыгы рейтингы буенча кайбер субъектлар – Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсе, Татарстан, Башкортстан – югары инвестицион җәлеп итүчәнлекне саклый.
“Төбәкләрнең идарәче командаларының якындагы социаль-икътисади бурычы килеп туган социаль-икътисади хәлне үстерү көн тәртибен тәкъдим итәргә мөмкинлек бирәчәк стратегик планнарны эшләү һәм гамәлгә ашырудан гыйбарәт. Мондый көн тәртибе киләчәктә социаль-икътисади үсеш темпларын арттыруны күздә тота”, – дип йомгаклады Илья Гращенков.
Фото: bashinform.ru