+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
30 декабрь 2025, 07:30

Бәйрәм кәефен хәвеф-хәтәр бозмасын!

Республика Башлыгы Радий Хәбиров бу җәһәттән барлык җаваплы структуралар алдында җитди бурычлар куйды.

Бәйрәм кәефен хәвеф-хәтәр бозмасын!
Бәйрәм кәефен хәвеф-хәтәр бозмасын!

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров 2026 елның гыйнварында Дәүләт җыелышы-Корылтай депутатларына еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк. Бу хакта төбәк җитәкчесе Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә хәбәр итте. “Юллама гыйнварда булачак. Анда Президент Владимир Путин үткәргән Дәүләт Советында кабул ителгән күп кенә карарлар чагылдырылачак”, – диде Радий Хәбиров.

Киңәшмәдә республика Башлыгы елга йомгак ясады һәм киләсе елда республика алдында торган бурычларга тукталды. Ул билгелә­венчә, республика икътисад­ның тотрыклылыгын һәм социаль йөкләмәләрне үтәүне тәэмин итте. Быел Башкортстанда яңа гомумдәү­ләт проектлары уңышлы старт алды һәм агымдагы елга максатлы юнәлешләрнең күп өлешенә ирешелде. Быел федераль бюджеттан 37 миллиард сум акча җәлеп ителде, хәзерге вакытта шуның 93 проценты үзләштерелгән.

Шул ук вакытта, төбәк Башлыгы ассызыклавынча, кайбер проблемалы зоналар бар: торакны файдалануга тапшыру буенча тиешле максатка ирешелмәгән. Республика җитәкчесе, шулай ук, юл-транспорт фаҗигаләрендә һәлак булучылар белән бәйле хәлне тамырдан үзгәртү зарурлыгын билгеләде. Аның сүзлә­ренчә, аварияләрдә үлүчеләр санын елдан-ел киметү зарур.

Чарада Радий Хәбиров халык күп җыелган урыннарда хәвеф­сезлекне тәэмин итү мәсьәләсенә җентекле тукталды. Ул ассызыклавынча, илнең бөтен территориясен­дә диверсия-террорчылык актлары кылу хәвефе югары булып кала. “Кешеләр күпләп җыелган урыннарда диверсия-террорчылык акт­лары, шул исәптән БПЛА кулланып, кылу куркынычы зур. Бу уңайдан шуларны истә тотарга кирәк: беренчедән, кыска вакыт эчендә бәйрәм объектларын техник яктан ныгыту һәм террорчылыктан саклануны әзерләп бетерергә.

Икенчедән, халык күп җыелган урыннарда җәмәгать тәртибен саклауга өстәмә рәвештә шәхси сак оешмалары хезмәткәрләрен, ДНД әгъзаларын, патриотик һәм хокук саклау юнәлешендәге оешмалар вәкилләрен җәлеп итәргә.

Өченчедән, эчке эшләр орган­нарының шәхси составын һәм хокук тәртибен тәэмин итүдә катнашучы башка кешеләрне җылыту өчен бүлмәләр бүлүдә ярдәм итәргә.

Дүртенчедән, гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда, шикле әйберләр табылганда, БПЛА һөҗүме хәвефе булганда, халыкка бу гамәлләр турында мәгълүмат җиткерүне тәэмин итәргә.

Бишенчедән, чаралар уздырыла торган урыннарда җаваплы вазыйфа биләүчеләрнең һәм техник белгечләрнең кизү торуын оештырырга”, – дип белдерде төбәк җитәкчесе.

Башкортстан хезмәт җитештерү­чәнлеген арттыруның иң яхшы тәҗрибәләрен кертү буенча Русия­дә лидер булды. Бу хакта мәгариф министры Илдар Мәүлетбирдин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, төбәкләр рейтингы төбәк мәгариф министрлыклары җитәкчеләренең бөтенрусия киңәшмәсендә игълан ителгән. Анда билгеләнүенчә, Башкортстан мәгариф өлкәсендә дәүләт сәясәтенең күпчелек юнәлешләре буенча алдынгы позициядә тора.

Киңәшмәне Радий Хәбиров командасына рәхмәт сүзләре белән тәмамлады.

Автор: Резеда Галикәева
Читайте нас