+15 °С
Облачно
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 Декабря 2025, 17:22

Башкортстан урманчылары СВОда катнашучыларның гаиләләренә яңа ел чыршылары тапшы

Башкортстан урманчылары махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә ярдәм йөзеннән бәйрәм акциясе оештырды.

Башкортстан урманчылары СВОда катнашучыларның гаиләләренә яңа ел чыршылары тапшыБашкортстан урманчылары СВОда катнашучыларның гаиләләренә яңа ел чыршылары тапшы
Башкортстан урманчылары СВОда катнашучыларның гаиләләренә яңа ел чыршылары тапшы

Чара кысаларында күпбалалы 110 гаилә Яңа елга аерым бүләкләр алды — тере чыршы, нарат һәм ак чыршы, алар һәр адресатка бик яхшылап әзерләнде һәм кадерләп тапшырылды.

- Без махсус хәрби операция уздыру зонасында Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаучы геройларга даими нигездә ярдәм күрсәтәбез, агач материаллары, утын, беренчел кирәкле әйберләр һәм матди-техник тәэминат рәвешендә гуманитар ярдәм җибәрәбез. Әмма аларның гаиләләре турында кайгырту да мөһим. Тере чыршылар, наратлар һәм ак чыршылар – безнең ихлас рәхмәтебез һәм кайгыртуыбыз билгесе. Яңа елның төп символының исе һәр йортны тутырсын һәм бу катлаулы чорда сөендерсен, - дип билгеләп үтте Башкортстан урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов.

Республикабызның төрле районнарыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләре урманчылар ярдәменең кыйммәтен ассызыклады һәм игътибар күрсәткән өчен чын күңелдән рәхмәт белдерде.

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас