

Русия Федерациясе Президенты Владимир Путин Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировка якынлашып килүче Яңа ел белән котлау юллады. Анда болай диелә:
"Хөрмәтле Радий Фәритович!
Сезне Яңа ел белән котлыйм.
Без бу якты бәйрәмне һәрвакыт аерым дулкынлану һәм өмет белән көтәбез, аның җылысын туганнарыбыз һәм якыннарыбыз, иптәшләребез һәм дусларыбыз белән уртаклашырга омтылабыз. Безнең изге хыялларыбыз һәм уй-фикерләребезнең һичшиксез тормышка ашачагына, ә киләсе ел яхшы якка үзгәрешләр китерәчәгенә чын күңелдән ышанабыз.
Сезгә нык сәламәтлек һәм уңышлар телим.
Владимир Путин".
***
Котлау Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенкодан килде. Анда болай диелә:
"Хөрмәтле Радий Фәритович!
Яңа ел белән ихлас күңелдән котлауларыбызны кабул итегез.
Ышанам, сезнең актив ярдәмегез һәм Белоруссия-Русия дуслыгын ныгытуга юнәлгән булуыгыз нәтиҗәсендә безнең илләр арасында һәрьяклы хезмәттәшлек алга таба да уңышлы үсәчәк.
Сезгә чын күңелдән нык сәламәтлек, бәхет һәм җаваплы эшчәнлегегездә яңа уңышлар, сезгә һәм якыннарыгызга тынычлык һәм иминлек телим.
Александр Лукашенко".
***
Котлауны Русия Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин юллады. Анда болай диелә:
"Хөрмәтле Радий Фәритович!
Яңа ел һәм якты Раштуа белән чын күңелдән котлауларымны кабул итегез!
Бу бәйрәмнәр күңелләрне җылылык һәм игелек белән тутыра. Алар безне уртак хисләр – бәхет һәм илһам белән берләштерә. Гаиләдә без киләчәккә планнар төзибез.
Киләсе ел иҗади, теләкләрне тормышка ашыру вакыты булсын. Русия өчен уңышлы, димәк, һәрберебез өчен дә. Һәм янәшәдә һәрвакыт ярдәм итүчеләр, алга барырга ярдәм итүчеләр булачак.
Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек, иминлек һәм үзара аңлашу телим.
Михаил Мишустин".
***
Котлау Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаровтан килде. Анда болай диелә:
"Кадерле Идел буе федераль округында яшәүчеләр! Сезне якынлашып килүче Яңа Ел һәм Раштуа белән котлыйм!
2025 ел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгесе астында узды, һәм бу Ватанны саклаучылар елы булды. Бөек Ватан сугышы турындагы истәлек бүген аеруча мөһим. Ул тәрбиядә, мәктәп һәм студентлар проектларында һәм гаилә архивларында. Без тыныч тормышның югары бәясен аңлыйбыз һәм ата-бабаларыбызның батырлыгын хәтерлибез. Нәкъ менә шуңа күрә Идел буе федераль округы төбәкләреннән дистәләгән мең сугышчы бүген махсус хәрби операциядә, һәм йөзләрчә мең волонтер аларга Җиңүне якынайтырга ярдәм итә. Без геройларыбызның гаиләләре турында кайгыртабыз, аларның якыннарына һәм туганнарына ярдәм итәбез.
Тәмамлана торган ел вакыгаларга бик бай булды. Без яңа производстволар, мәктәпләр һәм поликлиникалар ачтык, юллар, парклар һәм яр буйларын төзедек һәм яңарттык. Безнең шәһәрләр һәм авыллар яхшы якка үзгәрә. Һәм һәр проект артында - меңләгән кешеләрнең эше, профессиональлек, үҗәтлек һәм яраткан якка ышаныч.
Безнең округ - илебезнең төп үсеш үзәкләренең берсе: төбәкләр гомумдәүләт проектларында катнаша, сәнәгатьне һәм авыл хуҗалыгын үстерә, студентлар өчен яңа технопарклар һәм кампуслар төзи, мәгълүмати технологияләр һәм ясалма интеллект кертә. Округ төбәкләрендәге ВПК предприятиеләре узып баручы елда тулы көченә эшли. Заводлар ритмик рәвештә дәүләт оборона заказын үтиләр, безнең хәрбиләр өчен кирәкле бөтен нәрсәне җитештерәләр.
Бездә эре форумнар, фестивальләр, спорт ярышлары уза, социаль башлангычлар үсә. Һәм болар барысы да безнең тормышыбызны кызыграк һәм уңайлырак итә.
Узып баручы елның соңгы минутларында һәркем үзенең иң яшерен теләген әйтә. 2026 елда сезнең һәм якыннарыгызның иң мөһиме: сәламәтлек, мәхәббәт, тотрыклылык һәм иртәгесе көнгә ышаныч булсын. Эш шатлык китерсен, ял итәргә, аралашырга һәм җылы очрашуларга вакыт җитсен.
Яңа ел белән! Барысы да яхшы булсын!
Игорь Комаров".