+20 °С
Болытлы
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
31 декабрь 2025, 19:37

Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котлады

"2026 елны республикада "Зур, тату гаилә елы" дип игълан итәргә тәкъдим итәм".

Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котладыРадий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котлады
Радий Хәбиров республика халкын Яңа ел белән котлады

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика халкына Яңа ел белән котлап мөрәҗәгать итте.

- Хөрмәтле Башкортстан халкы, хөрмәтле дуслар! Иң якын кешеләребез янында 2026 елны каршы алабыз. Узган ел безнең өчен сынаулар чоры, мөһим вакыйгалар елы булды. Без үзебезнең икътисадның үсүен күрәбез. Табиблар, укучылар югары уңышларга ирешә. Фән, мәдәният, спорт өлкәсендә яңа йолдызлар кабына. Елның елында без җиңүчеләр рухын ныгытабыз.
Күптән түгел Русия Президенты Владимир Путин безнең республика турында мөһим сүзләр әйтте: "Башкортстан һәр максатына ирешәчәк төбәк". Бу шулай булачак та. Безне уртак җаваплылык бәйли. СВОда катнашучылар, аларның гаиләләре, илебезнең киләчәге алдында.

СВО - һәркайсыбыз өчен мөһим чакыру. Без аңа зур җаваплылык белән җавап бирәбез.

2025 ел - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы елы. Без буыннар бәйләнешен нык тойдык. Элеккечә, бар көчебез белән фронтка ярдәм итәбез. Тугандаш Донбасс һәм Русиянең яңа төбәкләре белән изгелек белән уртаклашабыз. Ел дәвамында СВОда катнашучыларга, аларның гаиләләренә кайгыртучынлык күрсәтергә тырыштык. Бездә аларга 54 ярдәм итү чарасы каралган.

Чын күңелдән эшчеләргә, табибларга, волонтерларга рәхмәт әйтәм. Гомумән, җиңүне якынайтучы һәркемгә рәхмәт.

Кадерле дуслар, Президентыбыз туачак елны "Халыклар бердәмлеге елы" дип игълан итте. Бергә булганда гына без барлык сынауларны җиңеп чыга алачакбыз, республика һәм илне тагын да уңышлырак итә алачакбыз.

Яңа ел - гаилә бәйрәме. Башкортстан һәм Русия - шулай ук күпмилләтле зур гаилә. 2026 елны республикада "Зур, тату гаилә елы" итеп игълан итәргә тәкъдим итәм.

Әлеге минутларда без якыннарыбызның иминлеген, балалар бәхетен, тыныч күк йөзен телибез. Сезгә сәламәтлек, гаиләләрегезгә җитеш тормыш телим. Бәхетле булыгыз, кадерле дуслар! Яңа ел белән!"

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас