Коткаручылар урамнарның ачык участокларында йөрмәскә, биналардагы тәрәзәләргә якын килмәскә киңәш итә.
Исегезгә төшерәбез, республикада «"112 — ашыгыч ярдәм " кушымтасы эшләнде. Аны телефонга урнаштырырга тәкъдим ителә. Кушымта ярдәмендә һәлакәт турында хәбәр итәргә һәм ярдәмгә медиклар, янгын сүндерүчеләр, полиция һәм башка ашыгыч оператив хезмәтләрне чакырырга мөмкин.
Моннан тыш, кушымта телефонга куркыныч һава торышы күренешләре һәм республика территориясендә пилотсыз хәвеф режимын кертү, шулай ук аны гамәлдән чыгару турында push‑хәбәрнамә җибәрә.