+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
3 гыйнвар , 16:34

Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды

«Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Башкортстан һәм Үзбәкстанның Ташкент өлкәсе ике арадагы хезмәттәшлек турындагы килешүне гамәлгә ашыра башлый.

Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды
Башкортстан һәм Үзбәкстан хезмәттәшлек турындагы документка кул куйды

Моның өчен Башкортстан Башлыгы Радий Хәбировның Ташкент өлкәсе Хакиме Зойир Мирзаев белән эшлекле киңәшмә нәтиҗәләре буенча бирелгән йөкләмәләре нигез булды. Видеоконференция форматындагы очрашу 29 декабрьдә узды.

Искәртәбез, стратегик партнерлыкның төп юнәлешләре буенча фикер алышканда республика Башлыгы барлык башлангычларны гамәлгә ашыруны тизләтү өчен төгәл планлаштыру кирәклегенә басым ясады.

– Билгеләнгән срокларның ахырына кадәр һәр проект буенча нинди этапларны гамәлгә ашыруыбызны аңлау мөһим, - дип ассызыклады Радий Фәрит улы.

Башкортстан Республикасының тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева сүзләренчә, быел апрельдә үк Ташкент өлкәсенең Бекабад районындагы технопарк территориясендә төзелешләр старт алачак.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас