+22 °С
Яңгыр
VKOKTelegramMax
Көнүзәк
3 гыйнвар , 11:43

Янгыннар саны кимегән

Бүген Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Ирек Сәгыйтов муниципалитетлар катнашлыгында гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышын уздырды.

Янгыннар саны кимегәнЯнгыннар саны кимегән
Янгыннар саны кимегән

Утырыш барышында 31 декабрьдән 3 гыйнварга кадәрге Яңа ел бәйрәмнәренә йомгак ясалды.

- Бу көннәрдә 45 янгын чыгып, 2 кеше һәлак булды, 3 кеше коткарылды. Вакытында башкарылган профилактик эшләр нәтиҗәсендә, быел, былтыргы шул ук чордагы белән чагыштырганда, 11 янгынга азрак.

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре - һәрвакыт «кайнар вакыт», һәм без аңа алдан әзерләнәбез. Бу - профилактик юнәлештәге өстәмә чараларның тулы бер комплексы, - дип ассызыклады Ирек Сәгыйтов.

Очракларның 53 процентында янгыннарның төп килеп чыгу урыны шәхси торак йортлар һәм каралты-куралар булган. Янгыннарның 48 процентының сәбәпчесе - электр җиһазларын эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, 22 % - мичләрне эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозу, ә 20 % очракта - ут белән саксыз эш итү.

Фото: pravitelstvorb.ru

Автор:Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас