Хөкүмәткә, аерым алганда, түбәндәгеләр йөкләнгән:
- генератив ясалма интеллектның фундаменталь модельләрен һәм технологияләрен үстерү өчен кирәкле электрон компонентлар базасын да кертеп, Русия технологик чишелешләре комплексын формалаштыру буенча тәкъдимнәр кертергә;
- федераль дәрәҗәдә һәм Федерация субъектлары дәрәҗәсендә икътисадка, социаль өлкәгә һәм дәүләт идарәсенә ясалма интеллектны кертү буенча дәүләт планы әзерләргә һәм расларга;
- Русиядә 2030 елга кадәр һәм арытаба 2036 елга кадәр мәгълүматларны эшкәртү үзәкләре инфраструктурасын үстерү буенча чаралар планын расларга.
Йөкләмәләрнең тулы тексты белән Кремль сайтында танышырга мөмкин.
Фото: kremlin.ru