

Православие динендәге хөрмәтле башкортстанлылар! Сезне чын күңелдән якты бәйрәм – Раштуа белән котлыйм! Безнең катлаулы һәм язмышны хәл итүче заманда дөньяда бөтен кешелекнең киләчәгенә бәйле вакыйгалар бара. Бүген, күп гасырлар дәвамындагы кебек үк, христианнар Раштуаны тынычлык догалары, лаеклы гамәлләр һәм игелекле эшләр белән каршы ала.
Хәзер без традицион кыйммәтләрнең – өй учагы җылысының, гаилә бәйләнешләре ныклыгының, үзара аңлашуның, туганнар һәм дуслар ярдәменең кадерле булуын аеруча нык тоябыз. Алар безгә ышаныч бирә, теләсә нинди кыенлыкларны җиңәргә ярдәм итә.
Иман, өмет, мәхәббәт, ватанпәрвәрлек, шәфкатьлелек ата-бабаларыбызның рухи идеалларын һәм васыятьләрен тотучы һәркем өчен какшамас әхлакый ориентир булып тора. Урыс Православие чиркәве, башка традицион конфессияләр кебек үк, кешеләрне гадел һәм имин тынычлыкта, барлык халыкларның татулыгында һәм үзара хөрмәтендә яшәргә омтылуда берләштерү буенча мөһим миссияне үти.
Бу якты Раштуа көннәрендә безнең төп сүзләребез, уй-фикерләребез һәм догаларыбыз Ватанны саклап, хәрби бурычларын үтәүчеләр турында. Без үзебезнең җиңүебезгә һәм озак көтелгән геройларның – махсус хәрби операция сугышчыларының өйләренә кайтуына ышанабыз. Раштуа йөрәкләрне яктылык һәм шатлык белән тутырсын, Башкортстанда яшәүчеләргә тынычлык, иминлек һәм барлык игелекләр китерсен!” - диде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.