Барлык яңалыклар
Көнүзәк
9 гыйнвар , 10:45

Кыш уртасы нинди булачак?

Илнең синоптиклары фаразларын җиткерде.

Кыш уртасы нинди булачак?
Кыш уртасы нинди булачак?

Башкортстанда календарь кыш уртасында һава торышы нинди булачагы билгеле булды. Федераль метеосайтлар мәгълүматларына караганда, 10 гыйнвардан 14 гыйнварга кадәр республиканың үзәк районнарында 3-9 градус салкын булачак. Аерым көннәрдә тәүлеклек интенсивлыгы 2,4 миллиметрдан 4 миллиметрга кадәр булган кар явачак.

15 гыйнвардан Башкортстанда салкыннар башлана, башта һава температурасы 10 градуска кадәр, ә 18 гыйнвардан минус 16 градуска кадәр төшәчәк. Бераз кар явуы ихтимал, ләкин көчле явым-төшем көтелми.

 

Автор фотосы.

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас