"Башгидромет" мәгълүматлары буенча, 12 гыйнварда урыны белән бераз кар ява. Җил көнбатыштан, көньяк-көнчыгышка күчеп, уртача. Көндез -5, -10° булачак.
13 гыйнварда бераз кар явачак, урыны белән уртача, көньяк районнарда явым-төшем юк. Җил көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан уртача, көндез урыны белән көчле. Төнлә -8, -13°, аязганда -18, -23°, көндез -4, -9°, көнчыгышта -14°ка кадәр.
14 гыйнварда урыны белән бераз кар ява. Җил көнчыгыштан уртача, урыны белән көчле. Һава температурасы төнлә -10, -15°, урыны белән -20, -25°, көндез -8, -13°, көнчыгышта -18°ка кадәр җитәчәк.