Сергей Кожевников Мөсәйрә Фатыйховага Русия Президенты Владимир Путинның котлавын, шулай ук истәлекле бүләкләр тапшырды. Ветеран, үз чиратында, кунакларга үзе язган шигырьләрен укыды, тормышы һәм якыннары турында сөйләде.
Мөсәйрә Фатыйхова 1920 елның 10 гыйнварында Башкортстанның Дүртөйле районы Яңа Кәңгеш авылында туган. 1937 елда Бөре педагогия техникумын тәмамлаган, 1938 елдан Дүртөйле район мәгариф бүлеге инспекторы булып эшләгән.
Ул - 1942 елның 5 маенда үз теләге белән фронтка киткән Дүртөйленең 50 кыю комсомол кызларның берсе. Мөсәйрә Ногман кызы Сталинград янында 1079нчы зенит-артиллерия полкы составында приборчы вазыйфасында сугыша. Кыз артиллерия батареясе комсоргы итеп билгеләнә. Шул ук елда Коммунистлар партиясе сафына керә. Яшь парторг фронтта үзен хәрби комиссар буларак та күрсәтә. Полкның “Бей врага!” гәзитендә аның очерклары, сугышчан дуслар турындагы сурәтләмәләре, репортажлары басыла. Моннан тыш, Мөсәйрә Ногман кызы элемтәче, телефончы, төзәүче белгечлекләрен үзләштерә һәм, кирәк булганда, аларны җиңел алмаштыра.
Җиңү көнен Польша белән Германия чигендә каршылый, 1945 ел ахырында гына туган якларына кайта.
Ул III дәрәҗә Дан ордены, “Сталинградны саклаган өчен” һәм “Германияне җиңгән өчен” медальләре белән бүләкләнгән.
Сугыштан соң Мөсәйрә Ногман кызы фронтовик офицер Нәзиф Фатыйховка кияүгә чыга. Икесе дә Бөре педагогия институтын тәмамлый. Яшь белгечләр, Түбән Манчар авылына кайтып, 40 елдан артык укытучы булып эшли. Мөсәйрә Ногман кызы — урыс теле һәм әдәбияты укытучысы, ә Нәзиф Фатыйх улы тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы була.
Соңгы елларда ветеран Мәскәүдә Җиңү парадларында катнашкан, ә 2024 елда аның шигырьләр җыентыгы чыккан.
“Мөсәйрә Фатыйхова — барыбыз өчен дә ныклык һәм батырлык, Ватаныбызны һәм халкыбызны ярату үрнәге”, — диде Газизҗан Әхмәтҗанов.
Фото: bashinform.ru