Кичә республика Хөкүмәтендә үткән оператив киңәшмәдә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров СВО зонасында хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыгы өчен Көньяк хәрби округы 49нчы армиясенең мотоукчылар полкы командиры, полковник Ринат Ибраһимовны генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләде. “Безнең эшебезгә бәя биргәнегез, фронтка һәм солдатларга ярдәм иткәнегез өчен зур рәхмәт. Ә безнең бурыч ─– Башкортстан улларын гаиләләренә исән-сау кайтару”, –─ дип белдерде Ринат Ибраһимов.
Офицер Радий Хәбировка Борынгы Рим кылычы гладиус рәвешендәге полк билгесен бүләк итте. “Үзегезне, сугышчыларны саклагыз. Махсус хәрби операция тәмамланганнан соң сезне көтәбез. Барыгыз да гражданнар тормышына әйләнеп кайтыр һәм тыныч тормышта яшәр вакыт җитәчәк”, ─– диде республика Башлыгы.
Чарада төбәк җитәкчесе эре объектлар төзелеше барышы турында җентекле фикер алышу булачак киңәшмәләрне даими уздырырга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, барлык катлаулы төзелеш объектлары буенча айга бер тапкыр киңәшмәләр үткәрү һәм һәр объектны җентекле тикшерү зарур. “Кирәк булса, төзүчеләрне чакырыгыз. Бездә объектлар күп. Сәламәтлек саклау, Мәгариф һәм фән министрлыклары линиясе буенча объектлар төзелә. Юл объектларын контрольгә куярга мөмкин. Ничек яхшырак эшләргә кирәклеген уйлагыз”, ─ диде Радий Хәбиров, Хөкүмәт Премьер-министры Андрей Назаровка мөрәҗәгать итеп.
Башкортстанда гыйнвар каникуллары штат режимында, хәвеф-хәтәрсез узды –─ киңәшмәдә республика Башлыгы шундый бәя бирде. Ул бәйрәм көннәрендә хәрби постта булган һәм тәртип тәэмин иткән ашыгыч хезмәтләргә рәхмәт белдерде. “Без бу чорны яхшы үттек. Ниндидер гадәттән тыш хәлләр теркәлмәде, миңа министрлар хәбәр итеп торды. Әлбәттә, янгыннар да, юл-транспорт һәлакәтләре дә булды, ─– дип билгеләде Радий Хәбиров. –─ Дүрт миллионлы республика ял итте, балалар бүген мәктәпкә китте, без үз бурычларыбызга керешергә әзер. Хокук саклау структуралары хезмәткәрләренә аерым рәхмәт сүзләре әйтәсе килә. Полициягә һәм “МЧС”ка зур йөкләнеш булды, барысына да рәхмәт сүзләрен җиткерегез!”
Төбәк Башлыгы “Зур һәм тату гаилә елы” чаралары планын әзерләргә кушты. “2026 елны без “Зур һәм тату гаилә елы” дип игълан иттек, чаралар планы кирәк. Русия Президенты 2026 елны “Халыклар бердәмлеге елы” дип игълан итте. Ике ел бер-берсенә бәйләнә һәм туры килә”, ─– диде Радий Хәбиров.
“Башкортстанда 2025 елда хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча зур эш башкарылды. Республикада ярдәмнең 54 чарасы гамәлдә, шуларның 11е былтыр кертелде. Аларны финанслау күләме ике тапкырдан артыкка – 13,4 миллиард сумнан 30 миллиард сумга кадәр артты, ─– дип хәбәр итте вице-премьер, спорт министры Руслан Хәбибов һәм бу юнәлештә кайбер саннарга тукталды. ─– Безнең уртак бурыч –─ ярдәм күрсәтү генә түгел, ә һәр ветеран һәм аның гаиләсе хәстәрлек тойган, аларны кадерләгән, аларга ярдәм иткән мохит булдыру. Башкортстан бөтен ил белән бергә безнең заман геройларына ярдәм итүнең нәтиҗәле системасын булдырырга әзер һәм моны дәвам итәчәк.
Радий Хәбиров былтыр республикада СВОда катнашучыларга ярдәм итү буенча системалы эш башлануын билгеләде. “Болар ─– ярдәм үзәкләре. Алар һәр шәһәрдә булырга тиеш. Районнарда да игътибар итәргә кирәк. Хәрби хезмәткәрләр кайтачак. Өч меңнән артыгы кайтты да инде. Шуларның 77 проценты эшкә урнашкан. Ә калган 23е? Бу мәсьәләне контрольдә тоту зарур. Сугышчыларны каршы алырга әзер булырга кирәк”, ─– диде төбәк җитәкчесе һәм профильле министрлыкларга бу мәсьәлә буенча фикер алышырга кушты.
Моннан тыш, киңәшмәдә катнашучылар Башкортстанның Социаль – туклану предприятиеләре ассоциациясе эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм үсеш перспективалары турында чыгышны тыңлады.