

Бу юлы журналистларга һәм блогерларга, шулай ук иҗат белән мавыгучы башкаларга ике номинациядә катнашу тәкъдим ителә: «Башкортстан Агроинвесторы» һәм «Безнеке – тәмле һәм файдалы».
Беренче номинациядә Башкортстанның агросәнәгать комплексында инвестицион климат, тармакның төрле юнәлешләрендә эре инвестпроектларны гамәлгә ашыру турында материаллар күздә тотыла.
Конкурс 20 гыйнвардан башлана. Гаризалар һәм материаллар 13 мартка кадәр түбәндәге электрон почтага кабул ителәчәк: agrovkomplekse2026@mail.ru, Makarova.om@bashkortostan.ru
Постлар һәм материаллар фотография яисә видеоролик белән текст рәвешендә рәсмиләштерелергә мөмкин. Тагын да тулырак мәгълүматны һәм гариза тутыру тәртибен конкурс турындагы нигезләмәдә табарга мөмкин: https://agriculture.bashkortostan.ru/documents/active/667491/