Дүртенче ел Башкортстан Башлыгы грантлары фонды төбәк конкурсларын финанслашуга Президент грантлары фонды конкурсында лидер булды. Быел җәлеп ителгән акча күләме 96,7 миллион сум тәшкил иткән – бу Русия төбәкләре арасында иң зур сумма.
2021 елдан Фонд Русия Президенты грантларын бирү конкурсында катнаша. Бу вакыт эчендә республикага федераль ярдәм рекордлы 559,5 миллион сум җәлеп ителгән.
Әлеге карар 15 гыйнварда Президент Хакимияте җитәкчесенең беренче урынбасары Сергей Кириенко җитәкчелегендә узган Координацион комитет утырышында кабул ителде. Гомумән алганда, 84 төбәк арасында ике миллиард сум бүленгән.
Башкортстанның лидерлык позицияләрен федераль дәрәҗәдә саклау республиканың коммерцияле булмаган оешмаларының актив эшчәнлеге һәм Башкортстан Башлыгы грантлары фонды – төбәк грантооператоры эше нәтиҗәсендә мөмкин булды. 5 ел эчендә федераль ярдәм нәтиҗәсендә төбәк территориясендә уңышлы гамәлгә ашырылган 295 проектка ярдәм күрсәтелде.