-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
20 гыйнвар , 16:43

2026 ел Башкортстанда "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде

Махсус Указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйды.

2026 ел Башкортстанда "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде
2026 ел Башкортстанда "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан ителде

2026 ел Башкортстанда "Зур һәм тату гаилә елы" буларак игълан ителде. Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров әлеге Указга кул куйды. Аңа ярашлы:

1. 2026 елны Башкортстан Республикасында "Зур һәм тату гаилә елы" дип игълан итәргә.

2. Башкортстан Республикасы Хөкүмәтенә:
2026 елның 16 февраленә кадәр оештыру комитеты составын расларга һәм Башкортстан Республикасында елны үткәрү буенча чаралар планы әзерләргә;
әлеге Указны гамәлгә ашыру өчен финанслау чыганагын билгеләргә.

3.Башкортстан Республикасы муниципаль районнарына һәм шәһәр хакимиятләренә түбәндәгеләрне тәкъдим итәргә:
"Зур һәм тату гаилә" елын үткәрү буенча оештыру комитетлары төзергә, 2026 елның 27 февраленә кадәр чаралар планнарын эшләргә, расларга
һәм аларны үтәүне тәэмин итәргә.

4. Указның үтәлүен Башкортстан Республикасы Башлыгы Хакимиятенә контрольгә алырга.

5. Әлеге Указ кул куелган көннән көченә керә.

Фото: ufimnivy.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас