"Урындагы башлангычларга ярдәм" программасы авыл җирендә бик күп эшләрне башкаруга юл ача: юллар ремонтлана, авыл урамнарына электр сузыла, социаль объектлар төзекләндерелә, техника алына, балалар һәм спорт мәйданчыклары барлыка килә. Кырмыскалы районында да аның тәмен яхшы беләләр һәм елның-елында катнашып киләләр.
Карлыман авыл биләмәсенең дә мактанырлык уңышлары бар. Шулай, берничә ел элек Шәрипкул авылында балалар мәйданчыгы барлыкка килсә, узган елда Олыкүл авылы, әлеге програмада катнашып, мөселман зиратын коймалады. Быел исә анда Урал авылы халкы катнашырга теләк белдерде.
Урал авылы, әллә ни зур булмаса да, биредә тырыш һәм актив халык яши. Берничә ел элек гомум көч белән Бөек Ватан сугышында катнашучы якташларына куелган һәйкәлне һәм Җиңү паркын яңарттылар, шунда ук “Барлык буын чик сакчыларына” һәйкәл дә барлыкка килде. Махсус хәрби операция башлану белән яугирләргә ярдәм итү эшенә тотындылар – “Уралочка” волонтерлар штабы бик актив эшләп килә.
Авылларының киләчәгенә битараф түгел алар. Яшь буынны да кайгырталар. Балалар һәм спорт мәйданчыгы барлыкка килсә, авыл яшәреп китәр иде. Һәрхәлдә, бу ниятләрен тормышка ашыру өчен әзер булуын алар "Урындагы башлангычларша ярдәм" программасында катнашу буенча гомум җыелышта тагын бер кат раслады.
Көн салкын булуга карамастан, билгеләнгән вакытка һәм урынга авылның олысы-кечесе җыелды. Авыл биләмәсе башлыгы Азат Әхмәтҗанов барысын да көн тәртибе белән таныштырып үтте. Аннары Азат Марат улы программада катнашу шартлары белән таныштырды һәм анда җиңеп чыгу өчен нәрсәләргә игътибар итәргә кирәклеген аңлатты.
Азат Марат улы билгеләвенчә, алдан үткәрелгән җыелышларда авыл халкыннан ике тәкъдим килгән: бер өлеше универсаль спорт мәйданчыгы урнаштыру кирәклеген әйтсә, трактор алу турында да сүз булган.
Гомум җыелышта, шушы ике проектны тикшереп, программада кайсысы белән катнашачакларын хәл иттеләр. Нәтиҗәдә, җыелучыларның күпчелеге авылда универсаль спорт мәйданчыгы урнаштыру яклы булып чыкты.
Универсаль спорт мәйданчыгы урнаштыру өчен 2 миллион сумга якын акча таләп ителә. Шуның 1 миллион 200 мең сумын әлеге программа чикләрендә республика бирсә, урындагы бюджеттан сумманың 15 проценты юнәлтеләчәк. Билгеле булуынча, авыл халкы да үз өлешен кертергә тиеш, ул 8дән 15 процентка кадәр тәшкил итә. Күбрәк баллар җыю һәм конкурста җиңүгә мөмкинлекне арттыру өчен авыл биләмәсе башлыгы гомум сумманың 15 процентын җыярга тәкъдим итте. Бу тәкъдимне җыелучыларның барысы да хуплады һәм бу сумманы җыярга ризалыкларын белдереп тавыш бирделәр.
Бердәм тавыш бирү юлы белән шушы акчаны үз вакытында туплау, программада каралганча, универсаль спорт мәйданчыгының сыйфатлы һәм җиренә җиткереп корылуын күзәтүдә тоту өчен Айгөл Арсланова, Наилә Садыйкова, Айгөл Дятленко, Гүзәл Солтанморатова һәм Людмила Никитина кебек активистлардан торган инициатив төркем сайланды.
Әлеге җыелышта яшьләрнең дә, балаларның да күп булуына игътибар иттем. Авылда универсаль спорт мәйданчыгы барлыкка килсә, алар өчен нинди куаныч булыр иде! Өлкәннәр дә моның өчен зур тырышлык салырга әзер, әлеге җыелыш та ураллыларның бердәмлеген һәм программада җиңүгә теләкләре көчле булуын күрсәтте.
Эльвира ЯМАЛЕТДИНОВА фотолары.