-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар , 16:15

«Төзелеш өчен җир» проекты ничек гамәлгә ашырыла?

Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында төбәкнең җир, милек мөнәсәбәтләре буенча фикер алышулар вакытында билгеләп үтелгәнчә, быел «Төзелеш өчен җир» проекты кысаларында 1,1 мең гектардан артык буш җирне ачыклау планлаштырыла. Ел ахырына әлеге күрсәткеч башлангычны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле 6 мең гектардан артыграк булыр дип көтелә.

«Төзелеш өчен җир» проекты ничек гамәлгә ашырыла?
«Төзелеш өчен җир» проекты ничек гамәлгә ашырыла?
Бу хакта утырышта Хөкүмәт Премьер-министры урынбасары, җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итте. Ул 2026 елга җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә республиканың социаль-икътисади үсеше планнары турында доклад белән чыгыш ясады.

– 2020 ел башыннан «Төзелеш өчен җир» сервисы гражданнарга, инвесторларга һәм төзүчеләргә төзелеш өчен җир кишәрлекләрен уңайлы итеп сайлап алу һәм алдагы гамәлләрен планлаштыру мөмкинлеге бирә. Шулай ук «Туризм өчен җир» проекты бар, ул зур туристлык потенциалы булган инвесторларны җәлеп итүгә ярдәм итә, – дип шәрехли Наталья Полянская.

Проект гамәлдә булган бөтен чорда төбәктә гомум мәйданы 5,5 мең гектар тирәсе булган 3,8 меңнән артык буш җир кишәрлеге ачыкланган.

Наталья Полянская үзенең докладында 2026 елга дәүләт милке белән идарә итүнең нәтиҗәлелеген арттыру төп бурыч булып калуын билгеләп үтте. Мәгълүматларны анализлау күрсәткәнчә, 2022-24 елларда милек белән идарә итүдән бюджет керемнәренең тотрыклы үсүенә карамастан (13,5 млрд сумнан 19,4 млрд сумга кадәр), узган елда җир ресурсларыннан кергән керемнәр 5 млрд сум дәрәҗәсендә тотрыклыланды.

– Җир ресурсы үсешнең элекке драйверларын сарыф итте һәм яңа алымнар таләп итә, - дип ассызыклады Наталья Полянская. - Шуңа күрә быел без кишәрлекләрне өстенлекле итәчәкбез, аларны аеруча керемле механизмнар аша әйләнешкә кертү өчен яңа норматив актлар эшләячәкбез һәм реаль базар бәясен чагылдыру өчен кадастр бәясен актуальләштерәчәкбез.

Дистә елдан артык вакыт эчендә беренче тапкыр җир мөнәсәбәтләрен оптимальләштерү өчен законнарга төзәтмәләр эшләнә. Алар җир сатып алу бәясен аның базар бәясе белән чагыштырганда зуррак дәрәҗәгә китерергә мөмкинлек бирәчәк.

Андрей Назаров Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгына җир кишәрлекләре өчен аренда түләве буенча бурычларны кимендә 10 процентка киметүне тәэмин итәргә, шулай ук дәүләт милкен максатлы файдаланмауга юл куйган арендаторлар өчен аренда түләвенең югары ставкасын куллану механизмын күздә тотарга кушты.

Фото: pravitelstvorb.ru
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас