-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
21 гыйнвар , 22:36

Югары белем алырга теләүчеләр өчен яңалыклар бар

Русия югары уку йортлары гариза бирү тәмамлануга 12 көн кала керү имтиханнары исемлеген үзгәртте.

Югары белем алырга теләүчеләр өчен яңалыклар бар
Югары белем алырга теләүчеләр өчен яңалыклар бар

Хәзер физика күпчелек инженер һәм техник юнәлешләр өчен мәҗбүри имтихан булдачак, ә тарих — гуманитар белгечлекләр өчен. Педагогик юнәлешләргә керүчеләр профильле фәннәр буенча БДИ тапшырырга тиеш.

Югары уку йортлары тарих буенча БДИны әзерлекнең 21 юнәлешендә мәҗбүри профильле керү сынавы сыйфатында билгеләү хокукына ия булды.

Аерым белгечлекләрдә сайлап алу буенча имтиханнар исемлеге киңәйтелгән, шул исәптән география, информатика яки математика фәннәре өстәлгәнлектән.

Төзәтмәләр әзерлекнең 48 юнәлешенә кагылды һәм Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан раслана торган имтиханнар исемлеген яңарту белән бәйле.

Фото: bashinform.ru

Автор: Гөлия Мөгаллимова
Читайте нас