Стәрлетамак районы хакимиятенең эшләр идарәчесе Тимур Шәфыйков билгеләп үткәнчә, форум кысаларында район хакимияте башлыгы Рита Сәмигуллина “Ачык муниципалитет” проектын, хакимият һәм халык диалогы системасын тәкъдим итәчәк.
- Урындагы үзидарә органнары белән халык арасындагы аерманы бетерү бурычы тора иде, - дип ассызыклады Тимур Айрат улы.
Чишелешнең асылы – элемтә каналларын интеграцияләү: шәхси һәм күчмә алымнар, берләшмәләр һәм хезмәт коллективлары белән очрашулар, санлы платформалар (“Дәүләт хезмәтләре”, “Госпабликлар”, социаль челтәрләр), брифинглар һәм аналитика; башкаруны контрольдә тоту белән кире элемтә механизмы.
2024-25 еллар нәтиҗәләре: шикаятьләр 33 процентка кимегән, халыкның канәгатьлеге - 15, хакимияткә ышаныч 18 процентка арткан; мөрәҗәгатьләрнең 100 проценты вакытында хәл ителгән (уртача 18 көн эчендә), 5 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп ителгән, 470 эш урыны булдырылган.
- Хакимиятнең принцибы: “Һәр кешене ишетәбез, бу – безнең үсешнең төп драйверы. Сезнең соравыгыз - безнең глобаль үсеш планы”. “Ачык муниципалитет” - бер тапкыр үткәрелә торган акция түгел, ә районда тормышны яхшырту буенча даими эш, – дип билгеләп үтте Тимур Шәфыйков.
Фото: selnivi.ru