-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
23 гыйнвар , 22:09

Актерлар йорты яңартылачак

Бүген Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Бәдәр Йосыпова исемендәге Актерлар йортында булды һәм республиканың Театр эшлеклеләре берлеге рәисе Алмас Әмиров белән очрашты. Алар 1970 елның маенда ачылган бинаны яңарту мәсьәләсе турында фикер алышты.

Актерлар йорты яңартылачак
Актерлар йорты яңартылачак

Төбәк җитәкчесе уникаль акустиканы саклап калган 300 урынлык зур тамаша залын, 48 урынлык кече залны, заманча тавыш яздыру студиясен, республиканың танылган артистлары портретлары төшерелгән фотогалереяне һәм фондларында сирәк һәм борынгы басмалар сакланучы китапханәне карап чыкты.

– Театр эшлеклеләре берлегенең быел 88 еллыгын билгеләп үтүче төбәк бүлеге илдә иң эреләрдән санала, - дип хәбәр итте Алмас Әмиров. – Без республиканың 13 театр коллективын берләштерәбез. Яшь профессионаллар белән эшләүгә аерым игътибар бирәбез.

Аралашу вакытында Радий Хәбиров һәм Алмас Әмиров Актерлар йортын комплекслы яңарту планнары турында фикер алыштылар. Төбәк җитәкчесе бу мәдәни киңлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

- Актерлар йорты Уфаның тарихи үзәгендә урнашкан. Янәшәдә - театрлар, университетлар. Без биредә студент чакта еш йөри идек һәм бу урын турындагы истәлекләр – иң яктылары. Ләкин бина иске инде, аны тәртипкә китерергә кирәк. Ремонт ясау гына түгел, Актерлар йортын чын мәдәни үзәккә әйләндерү турында да килештек. Якындагы оператив киңәшмәдә барлык кирәкле йөкләмәләрне бирәчәкмен, - диде Радий Хәбиров.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: glavarb.ru

Автор: Денис Таваев
Читайте нас