-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
26 гыйнвар , 18:10

Уфадан көн саен 60тан артык авиарейс башкарыру планлаштырыла

2025 елда Мостай Кәрим исемендәге «Уфа» халыкара аэропорты 4,9 миллионнан артык пассажирга хезмәт күрсәтте һәм илнең иң эре һава капкалары унлыгына керде. Бу хакта Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә авиапредприятие генераль директоры Александр Андреев хәбәр итте.

Уфадан көн саен 60тан артык авиарейс башкарыру планлаштырыла
Уфадан көн саен 60тан артык авиарейс башкарыру планлаштырыла
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, узган ел аэропортта пассажирлар агымы 4 процентка, ә чиста табыш – 21 процентка арткан. Нәтиҗәле эш һәм яхшы үсеш динамикасы нәтиҗәсендә предприятие еллык пассажирлар агымы 2 миллионнан 6 миллионга кадәр булган аэропортлар арасында «Русиянең һава капкалары» милли премиясендә җиңүче булды.

Уфа һава капкаларын модернизацияләүнең мөһим юнәлешләре - пассажирлар инфраструктурасын үстерү, эчке авиалинияләр терминалын яңарту һәм аэровокзал бинасы каршындагы бердәм түбәне төзекләндерү. 2025 елның июлендә аэропорт территориясендә 150 номерлы «НЕБОАРТ» кунакханәсе ачылды.

2026 елда аэропортның пассажир инфраструктурасын яңарту да дәвам итәчәк. Шулай итеп, пассажирларның аэровокзал комплексы территориясендә очып килү зонасында хәрәкәт итүнең катлаулылыгы турындагы мөрәҗәгатьләренә бәйле рәвештә, телетраплардан багаж кабул итү зонасына хәрәкәт итү маршрутын бинаның өченче катына күтәрелмичә оптимальләштерергә планлаштыралар.

Башкортстан Башлыгы «Уфа» халыкара аэропорты хезмәт коллективына нәтиҗәле эшчәнлеге өчен рәхмәт белдерде.

- Предприятиене үстергәнегез өчен зур рәхмәт. Безнең эшлекле активлыгыбыз һәм уңышлы тышкы икътисади эшчәнлегебез шул исәптән заманча һәм уңайлы аэропорт белән бәйле булуын аңлыйбыз. Халык аның планлы рәвештә яхшыруын күрә. Бу энергия өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм, - диде Радий Хәбиров. – Предприятие үсешенең алдагы бурычлары арасында-аэродром инфраструктурасын модернизацияләү. Без кая барырга икәнен аңлыйбыз һәм бу зур проектны үтәүгә керешәчәкбез.
***

Төбәк җитәкчесе шулай ук узган атнада Уфадагы Бәдер Йосыпова исемендәге Актерлар йортын яңарту буенча йөкләмәләр бирде. Уфа аэропорты проектны әзерләгәндә финанс ярдәме күрсәтәчәк.

- Бина Уфаның йөрәгендә. Мин ачык конкурс үткәрергә тәкъдим итәр идем, - диде Радий Хәбиров. – Бурыч - игътибарны җәлеп итә торган матур бина, беренче чиратта фасадлар төзү. Эчтә шулай ук халык актерның заманча йортына килсен өчен ремонт кирәк. Алар өчен заллар, рестораннар, китапханә эшләргә тиеш. Шулай ук килүчеләр өчен музей яки галерея булдыру вариантларын да уйлау мөһим.

Фото: glavarb.ru


Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас