-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар , 11:40

Нобель премиясенең киләчәк лауреатларына йөз тотабыз!

Илнең фәнни потенциалын үстерү мәсьәләләре дәүләт җитәкчелегенең иң җитди игътибар үзәгендәРусия студентлары көне алдыннан Президент Владимир Путин Мәскәү физика-техник институтында (тикшеренүләр университетында) булды. Быел Физтехның оештырылуына 75 ел тула.

Нобель премиясенең киләчәк лауреатларына йөз тотабыз!
Нобель премиясенең киләчәк лауреатларына йөз тотабыз!
Чарада Хөкүмәт Рәисе урынбасары, МФТИ Күзәтчелек советы рәисе Дмитрий Чернышенко, Президент Хакимияте җитәкчесе урынбасары Максим Орешкин, Президент ярдәмчесе Андрей Фурсенко, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Президентның Үзәк федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Щеголев, Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев катнашты.

МФТИ ректоры Дмитрий Ливанов Президентка Физтехның һәм аның структур бүлекчәләренең эшчәнлеге турында сөйләде.

Мәскәү физика-техник институты 1951 елда М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты-ның физика-техник факультеты базасында оештырылган. Университетта 11 белем бирү бүлекчәсе (физтех-мәктәпләр) һәм 5 инжиниринг институты эшли. Алар МФТИ тикшеренүләренең һәм эшләнмә-ләренең 75 процентын башкара.

Владимир Путинга “Металион” заводының тәҗрибә цехын күрсәттеләр. Анда төрле типтагы аккумуляторлар җитештерүнең тулы циклы бара. МФТИ электр хәрәкәте институты директоры Алексей Кашин аңлатмалар бирде. Заводның тәҗрибә цехы зур тәҗрибә-сәнәгать производствосының башлангыч стадиясе булып тора, аның төп чираты агымдагы елда җәелдереләчәк.

Президентка электр хәрәкәте институтының “йөрәген” күрсәттеләр. Анда яңа икътисад өчен үтә куәтле һәм хәвефсез аккумуляторлар ясыйлар.

“Аккумуляторларга герметиклык буенча бик югары таләпләр куелганлыктан, корпусны эретеп ябыштыру һәм җыю бары тик юка җөйле лазер җайланмасында башкарыла. Алар супер нечкә, җөйнең калынлыгы – 0,2 миллиметр”, – дип билгеләп үтте МФТИ электр хәрәкәте институты технигы Геннадий Перхутко.
Бу технологияләр авиациядән алып электр транспортына кадәр күп тармакларның үсешенә этәргеч бирәчәк.

МФТИ электр хәрәкәте институты лабораториясе мөдире Софья Морозова әйтүенчә, биредә сыек электролит полимер электролитка алмаштырылган батареяларның яңа төре эшләнә. Мондый батареялар янмый. Нәкъ менә шуның аркасында көчле “пауэрбанк” белән самолетка утырырга рөхсәт итмиләр һәм барлык литий батареяларын кул йөгенә салуны сорыйлар. Асылда, биредә көнкүреш электроникасыннан алып оборона комплексына кадәр үзебезнең продуктларның тулы бер линейкасы өчен нигез булдырыла.

МФТИ башка юнәлешләрдә дә алга адым ясарга әзер: болар –квантлар, фотоника, ясалма интеллект. Моның өчен Физтех базасында IT-индустрия лидерлары белән бергә магистрлар әзерләү өчен инновацион үзәк – “Үзән” төзелә.

– Институттагы эшчәнлегегез Русиянең киләчәге өчен бик мөһим. Сезгә уңышлар телим, – диде Владимир Путин.

Президент, шулай ук, югары уку йорты студентлары, аспирантлар һәм аларның фәнни җитәкчеләре, институтны төрле елларда тәмамлаучылар белән аралашты.

Владимир Путин студентларны бәйрәм белән котлады һәм аларга шундый абруйлы югары уку йортында уку бәхете елмайды, дип ассызыклады. Дәүләт башлыгы, Физтехта уку файдалы гына түгел, бик кызыклы да, дип билгеләп үтте.

Президент, вузда, шулай ук, фәнни һәм җитештерү эшчәнлеге яисә бизнес белән шөгыльләнергә мөмкин, диде. Ректор Дмитрий Ливанов Президент сүзләрен хуплады һәм, МФТИны тәмамлаучыларның күбесе уңышлы эшкуарларга әверелә, диде. Ул шулай ук билгеләп үтүенчә, югары уку йортында фәнни һәм җитештерү эшчәнлеге мөмкинлекләре аны тәмамлаучыларга төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә.

Институтны тәмамлаучылар Президенттан МФТИ өчен яңа координацион модель булдыруны сорады. Алар әйтүенчә, МФТИда галимнәр күпкә нәтиҗәлерәк һәм тагы да зуррак күрсәткечләргә ирешә алыр иде. Әмма моның өчен гамәли фәнне оештыруның яңа формалары турында уйларга кирәк. Ягъни университет югары уку йорты белән хезмәттәшлек итүчеләр, ә иң мөһиме – яңа технологияләр алачак һәм кулланачак, бу предприятиеләр өчен нәтиҗәле һәм файдалы булырга тиеш.

Президент белән сөйләшүдә галимнәр нәтиҗәгә юнәлтелгән эшнең мөһимлегенә басым ясады һәм озак вакытлы стратегик бурычларны башкару өчен яңа финанс мөмкинлекләре кирәклеген әйтте. Шуңа бәйле рәвештә, очрашуда катнашучылар әйтүенчә, яңа координацион модель дәүләт корпорациясе яки хокукый компания буларак оештырылырга мөмкин.

Быел Президент МФТИны югары белем реформасы буенча сынау проектына кертте. Яңа система белем бирүнең сыгылмалы срокларын һәм күбрәк практиканы күздә тота. Әмма Физтехта гамәли якын килү реформаларга кадәр дә бар иде. 80 ел элек МФТИ киләчәкнең инженерлык мәктәбе буларак уйланылган. Аны фәнне үзләре үзгәрткән кешеләр – Петр Капица, Лев Ландау, Николай Семенов төзеде. Алар беренче курс студентлары, теорияне өйрәнеп кенә калмыйча, реаль тикшеренүләрдә дә катнаша торган система тәкъдим иткән. Формула уңышлы булып чыккан. Физтехның горурлыгы – ун Нобель премиясе лауреаты. Мондый сан белән Русиянең бер генә югары уку йорты да мактана алмый.

Институт сугыштан соңгы катлаулы елларда барлыкка килгән. Нәкъ менә аны тәмамлаучылар кулы белән ил икътисады өчен төп булган Советлар Союзының космик һәм атом проектлары булдырылган. Бүген дә илнең фәнни потенциалын үстерү юнәлешендә күп нәрсә эшләнә. Студентларга югары дәрәҗәдә мондый игътибар дәүләтнең талантлы яшьләр үзләрен зур илнең мөһим өлеше итеп хис итсен өчен барысын да эшләячәге турында сөйли.

Президент видеоэлемтә аша Сахалинда – студентлар шәһәрчеге, Екатеринбургта – яңа кампус һәм Калининградта Кант университеты базасында тулай торакны ачу тантанасында катнашты.

Владимир Путин, гадәттәгечә, 25 гыйнварда билгеләнүче Студентлар көне алдыннан Русия югары уку йортларында була. Мәсәлән, узган елның гыйнварында ул М. В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында булды һәм югары уку йорты коллективын “Фидакарь хезмәт өчен” ордены бирелү белән котлады. Дәүләт башлыгы орденны МДУ ректоры Виктор Садовничийга тапшырды һәм, 270 ел дәвамында университет илебезнең мәгариф һәм фән йөрәге булды, дип ассызыклады.

Фәнүз ХӘБИБУЛЛИН.
Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас