-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
27 гыйнвар , 11:25

Радий Хәбиров еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк

30 гыйнварда Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров республика Дәүләт җыелышы-Корылтайга еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк.

Радий Хәбиров еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк
Радий Хәбиров еллык Юллама белән мөрәҗәгать итәчәк


Башкортстан Башлыгының парламентка еллык Юлламасы - төбәкне үстерү юнәлешләрен бирүче елның төп программа документы. Үз чыгышында ул узган елга нәтиҗә ясый һәм республика үсешендәге өстенлекле юнәлешләрне билгели, аның икътисади потенциалын ныгыту һәм социаль тотрыклылыкны тәэмин итү буенча бурычлар куя.

Республика Башлыгының Юлламасы, гадәттәгечә, җәмәгатьчелекнең игътибарын җәлеп итә, чөнки анда төбәк тормышының кискен һәм актуаль мәсьәләләре яктыртыла: икътисад динамикасыннан һәм гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүдән алып, экологик балансны һәм мәдәни байлыкны саклауга кадәр.

“Зур булмаган серне ачып, Юлламада мин ясалма интеллект һәм нейрочелтәрләр белән эшләүгә кагылачакмын, алар хәзер тормышның барлык өлкәләренә актив кертелә”, - диде республика Башлыгы яшь дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләрнең икенче форумында катнашучылар белән очрашуда.

Республика Башлыгының узган елгы мөрәҗәгатендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү, сәнәгать һәм социаль өлкә үсеше төп темалар булды.

Фото: bashinform.ru

Автор: Фануз Хабибуллин
Читайте нас