Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров эш сәфәре белән Яңавыл районында булды. Тәүдә төбәк җитәкчесе “Мәдәният” гомумдәүләт проектының “Мәдәни мохит” федераль проекты кысаларында ремонтланган балалар сәнгать мәктәбен карады.
Учреждение 1987 елда төзелгән бинада урнашкан. Анда 26 укытучы эшли, 530 бала фортепиано, тынлы һәм халык уен кораллары, хореография, рәсем сәнгате юнәлешләре буенча белем ала.
Балалар сәнгать мәктәбе 2024 елда, учреждение коллективы 2023 елның декабрендә Радий Хәбировка “туры линия” вакытында мөрәҗәгать иткәннән соң ремонтланган.
Радий Хәбиров оркестр, рәсем сәнгате, баян, сәнгать тарихы, хореография сыйныфларын, шулай ук, тамаша залын карады. Мәктәп директоры Ильяс Тимершин иҗат коллективының казанышлары турында сөйләде.
Укытучылар һәм укучылар белән аралашканда Башкортстан Башлыгы аларга уңышлар һәм яңа иҗади казанышлар теләде.
Арытаба Радий Хәбиров Яңавыл үзәк район дәваханәсенең яңа балалар поликлиникасы бинасында булды.
Төбәк җитәкчесе дәвалау учреждениесенең мөмкинлекләре белән танышты һәм коллектив белән аралашты. Гомум мәйданы 3,4 мең квадрат метр булган ике катлы корпус сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңарту программасы буенча төзелгән, ул “Дәвамлы һәм актив тормыш” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Яңа бина хәвефсезлек һәм медицина ярдәме күрсәтү сыйфаты буенча заманча таләпләргә җавап бирә. Поликлиника сменасына 150 кешене кабул итүгә исәпләнгән. Башкортстан Башлыгы балалар поликлиникасының заманча җиһазланган биналарын карады. Бинада берничә керү төркеме һәм лифт каралган. Эчке планировка тар профильле белгечләр, физиотерапия, массаж, ультратавыш һәм рентгенологик тикшеренүләр кабинетларын, шулай ук лаборатория, ана һәм бала бүлмәсен, балалар уен зонасын үз эченә ала. Килүчеләргә кирәкле кабинетларны тиз табарга уңайлы навигация системасы ярдәм итә.
Радий Хәбиров яңа поликлиниканың мөмкинлекләрен һәм медицина хезмәт-кәрләренең эш шартларын югары бәяләде. Учреждение белгечләре, үз чиратында, төбәк җитәкчесенә сәламәтлек саклауның беренчел звеносын яңартуда ярдәм өчен рәхмәт белдерде.
Башкортстан Башлыгы Яңавыл районыннан СВОда һәлак булган яугирләр гаиләләре белән очрашты.
Болар – Русия Герое Игорь Насыйбуллин, шулай ук Виктор Чернышенко, Зимфир Хөснетдинов, Роман Галәветдинов, Артур Тимершин, Марат Әхмәтҗанов, Денис Тимерҗанов, Одилжон Мамадаев, Илсур Хәйдәров һәм Руслан Хановның якыннары.
Республика җитәкчесе хәрбиләрнең әти-әниләре һәм якыннарының авыр кайгысын уртаклашты, аларга сугышчыларга хәрби бурычларны үтәгәндә күрсәткән батырлыклары өчен үлгәннән соң бирелгән генерал М. Шәйморатов орденын тапшырды.
– Егетләр – чын геройлар, алар хәрби бурычларын ахырга кадәр үтәде. Сез алар белән горурлана аласыз. Без сезнең кайгыгызны уртаклашабыз һәм сезнең белән бергә кайгырабыз, – диде Радий Хәбиров. – Һәм, әлбәттә, сезнең турыда кайгырту – муниципалитет җитәкчеләренең турыдан-туры бурычы. Районнарда махсус хәрби операция геройлары хөрмәтенә мемориаллар һәм һәйкәл-ләр ачыла. Иң мөһиме – үзегезне саклагыз. Әгәр сәламәтлек белән проблемалар бар икән, сезне Уфаның иң яхшы медицина учреждениеләре дәвалануга кабул итәргә әзер. Бу сорауларның барысын да мин шәхси контрольдә тотам.
Һәлак булган сугышчыларның туганнары Радий Хәбировка аларның ихтыяҗларына игътибары һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде.
Төбәк җитәкчесе, шулай ук, Яшьләр сарае фойесында хәрби хезмәткәр хатыны Арина Шибанова оештырган “Бер гомерлек мәхәббәт” күргәзмәсе белән танышты.
Төбәк җитәкчесе анда махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен гуманитар ярдәм җыюда катнашучы волонтерлар һәм мәктәп укучылары белән аралашты. Алар сугышчылар өчен үз куллары белән җитештергән продукцияне һәм “Безнең якташлар – Русия Геройлары” стендын тәкъдим итте. Анда Игорь Насыйбуллин һәм Станислав Большаковның фотографияләре һәм биографияләре урнаштырылган баннер эшләнгән. Республика Башлыгы мондый башлангычларның мөһимлеген билгеләде.
Радий Хәбиров Яңавылны арытаба төзекләндерү проекты белән танышты. Агымдагы елда муниципалитет уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча федераль проектларда катнашырга планлаштыра.
Яңавыл Кече шәһәрләрдә һәм тарихи җирлек-ләрдә уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча Бөтенрусия конкурсында ике тапкыр җиңде. 2020 елда – “Башкортстанның төньяк капкасы” проекты һәм 2022 елда – “Кече шәһәр мәдәнияте. Яңавыл үзәген активлаштыру” проекты белән.
Яңавыл районының баш архитекторы Ирина Таҗетдинова төбәк җитәкчесенә шәһәрнең төньяк өлешен төзекләндерү буенча “Яңавылның икенче ягы” дигән яңа проектын тәкъдим итте.
– Без шәһәр халкының тормыш сыйфатын яхшырту һәм туристларны җәлеп итү өстендә актив эшлибез, – диде Ирина Таҗетдинова. – Планда – шәһәрнең төнь-як өлешендә иҗтимагый киңлекләрне үстерү, яңа ял итү һәм сәламәтләндерү зоналары булдыру, шулай ук шәһәрнең уникаль йөзен саклап калу өчен мәдәни һәм тарихи объектларны төзекләндерү. Яңа концепция шәһәрнең көньяк һәм төньяк боҗрасын бердәм “сигезле”гә берләштерергә мөмкинлек бирәчәк, аның үзәге Тимер юл вокзалы һәм җәяүлеләр күпере булачак. 1914 елда Яңавылның барлыкка килү ноктасы булган тимер юл бүген дә аның йөрәге һәм арытаба үсеш урыны булып кала.
Төбәк җитәкчесе урындагы буаны һәм аңа якын территорияне төзекләндерү зарурлыгын билгеләде.
– Яңавыл безнең беренче “карлыгач” булды. Сез федераль конкурста беренчеләрдән булып катнаштыгыз һәм башка муниципалитетларга юл күрсәттегез, – диде Радий Хәбиров. – Мин сезнең проектны хуплыйм. Былтыр бездә биш муниципалитет җиңде, сезнең дә танылуга бөтен мөмкинлекләрегез бар.