Багидромет синоптиклары хәбәр итүенчә, иртәгә 29 гыйнварда, республикада урыны белән бераз кар явачак, төбәкнең төньягында уртача буран, аерым районнарда бозлавык. Көньяктан җил уртача, урыны белән - көчле тизлектә. Төнлә -10, -15 градус, аязганда -20, көндез -5, -10 градус.
Җомга көнне, 30 гыйнварда, республиканың төньягында кар, урыны белән көчле буран, бозлавык, юлларда кар көртләре, кар өеме, бозлавык көтелә. Башкортстанның көньягында явым-төшем булмаячак. Көньяктан җил уртача, урыны белән көчле тизлек белән исәчәк. Төнлә -6, -11 градус, аязганда -16, көндез -3, -8 градус булуы көтелә.
Фото: "Башинформ"