«Сәнәгать муниципалитеты» маршруты буенча киткән кунакларны Республика белән идарә итү үзәге (ЦУР) һәм «ПОЛИЭФ» җәмгыяте аеруча кызыксындырды.
- Башкортстан ЦУРы - уникаль комплекс, - дип шәрехләде Ульяновск өлкәсенең Чердаклы районы хакимияте башлыгы Юрий Нестеров. - Республика халкы белән төзелгән кире элемтәгә комплекслы якын килү гаҗәпләндерде. Барлык юнәлешләр буенча проблемаларны җитди эшкәртү сизелә. Челтәр компанияләре белән багланышлар корылган, бу зур төбәкнең җылылык, су белән тәэмин итү, каты коммуналь калдыкларны чыгару белән бәйле барлык мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә. Көн саен халыкны борчыган көнкүреш мәсьәләләре карала. Ышанам, бу инде Башкортстан халкының тормышын сыйфатлырак, кызыклырак, ә иң мөһиме – уңайлырак итә. Без үз төбәгебездә хезмәттәшләребезнең практикасын һичшиксез кулланачакбыз.
Юрий Сергеевич Русиядә терефталь кислотасы җитештерүче һәм полиэтилентерефталат белән эре тәэмин итүче «ПОЛИЭФ»ның өстенлекләрен билгеләп үтте. Форумда катнашучыга суны чистарту процессы зур тәэсир калдырды, ул сыйфатның экологик стандартларына туры килә.