Кунакларга Башкортстанның уникаль проектлары белән танышу өчен биш маршрут күрсәтеләчәк, аннары аларны үз муниципалитетларында тиражлый алачак.
«Инновацион муниципалитет» трегы барышында форум делегатлары Уфа хакимиятенең ситуацион үзәгендә булачаклар, Евразия НОЦ вузара студентлар кампусын һәм Башкортстан Республикасы идарә үзәген караячаклар.
«Инициатив муниципалитет» трегы форумда катнашучыларны Чишмә май экстракцияләү заводы эше белән таныштырачак. Алар Чишмә районы хакимиятендә «Инвестпланерка» да булачаклар һәм «Дуслык» сәүдә үзәгендә «Балачак территориясе» проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрәчәкләр.
«Креатив муниципалитет » трегы кунакларны Бөре тарихи музее һәм «Чирковъ» креатив киңлегендә керамика һәм чүлмәкчелек музее диварларына алып киләчәк, ә Уфаның «Арт-квадрат»ында тәмамланачак.
«Сәнәгать муниципалитеты» трегы Благовещенның «ПОЛИЭФ» һәм «Фабрик Продакшн»предприятиеләре эшен күрсәтәчәк. Ахырда кунаклар "Алга" МИЗ составындагы “Уфа” индустриаль паркын караячак.
«Прогрессив муниципалитет» трегы катнашучыларны Стәрлетамакка күчерәчәк һәм «Башпласт» компаниясендә «Ел директорлары советы» һәм «Ачык муниципалитет: хакимият һәм халыкның үзара хезмәттәшлегенең интеграцияләнгән системасы» муниципаль практикаларын тәкъдир итүне үз эченә алачак. Кунаклар шулай ук сыра һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү буенча «Шихан»заводында булачаклар.
Эшлекле программа 29-30 гыйнварга планлаштырылган. «Торатау» Конгресс-холлында катнашучыларны төрле форматта очрашулар көтә. Иң әһәмиятлеләре: Башкортстан Башлыгы белән «Туры сөйләшү» очрашуы һәм икътисадның төрле тармаклары вәкилләре белән киләчәк турында диалоглар.
Форум чараларында федераль спикерлар: Русия Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев; ВАРМСУ рәистәше, Русия Президенты каршындагы урындагы үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева; ВАРМСУ рәистәше, Федерация Советының федератив корылыш, төбәк сәясәте, җирле үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко һәм башкалар катнашачак.
Төбәк көне – муниципаль бергәлекләрнең үзара хезмәттәшлеге, тәҗрибә уртаклашу һәм урыннарда тормыш сыйфатын яхшырту өчен чишелешләр эзләү мәйданчыгы. «Муниципаль үсеш: үсешнең яңа драйверлары» төбәк көне Башкортостанда «Кече ватан — Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы кысаларында Бөтенрусия урындагы түзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) инициативасы белән үткәрелә.
Республиканы төбәк мәйданчыгы сыйфатында аның тотрыклы социаль-икътисади үсеше, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә проектларны уңышлы гамәлгә ашыру тәҗрибәсе нәтиҗәсендә сайладылар. Башкортстан – инвестицияләр җәлеп итү һәм халык һәм бизнес өчен уңайлы мохит булдыру буенча илдә лидерларның берсе.