+2 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар , 21:54

Форумда креатив индустрияләрне үстерү турында да фикер алыштылар

«Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы кысаларында оештырылган «Башкортстан Республикасы җитәкчесе белән туры диалог» панель сессиясендә Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров катнашты.

Форумда креатив индустрияләрне үстерү турында да фикер алыштылар
Форумда креатив индустрияләрне үстерү турында да фикер алыштылар

Чарада Русиянең барлык 89 төбәгеннән вәкилләр катнашты. Сессиянең модераторы - Бөтенрусия урындагы үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) рәистәше Ирина Гусева.

- Муниципалитетлар башлыклары зур эш башкара. Бездә ныклы команда формалашты, ул агымдагы проблемаларга адекват җавап бирергә сәләтле, - диде Радий Хәбиров. - Икътисад турында сөйләгәндә, дөрес кабул ителгән идарә карарларының алга барырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтәм.

Диалог барышында республикада креатив индустрияләрне уңышлы үстерү темасына кагылдылар. Башкортстан Башлыгы бу юнәлешнең мәдәни, икътисади һәм социаль әһәмияткә ия булуын ассызыклады.

- Креатив индустрияләр, ким дигәндә, берничә мөһим нәрсә бирә. Иң мөһиме - реаль акчалар, мәшгульлек һәм салымнар. Безнең бурыч - иҗади кеше акча эшли алырлык итеп эшләү. Креатив продукт керем чыганагы була ала һәм булырга тиеш, - диде Радий Хәбиров.

Моннан тыш, панель сессиядә СВОга ярдәм итү, муниципалитетлар җитәкчеләренең абруен күтәрү, идарә командасын стимуллаштыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa

Фото: «Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы матбугат хезмәте.

Автор: Денис Таваев
Читайте нас