-10 °С
Болытлы
VKOKTelegramMaxБөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Көнүзәк
29 гыйнвар , 10:00

Җирдә геомагнитлы дулкыннар көчәя

Бу көннәрдә сәламәтлегегезгә аеруча игътибарлы булыгыз.

Җирдә геомагнитлы дулкыннар көчәя
Җирдә геомагнитлы дулкыннар көчәя
Җиргә корональ ярыктан Кояш җиленең ташкыны килде, дип хәбәр итә Русия Фәннәр академиясенең Космик тикшеренүләр институты. Кискен бәрелеш булмаган, шуңа күрә геомагнит индекслар әлегә яшел зонада тора, ләкин якын арада үзгәрергә мөмкин.

Орбитадан килә торган плазма параметрлары поляр балкышлары китереп чыгарырга мөмкин. Тик бу күренешне урта киңлекләрдә күрү ихтималы аз. Моннан тыш, Русиянең үзәк өлешен болытлар каплап алган, дип аңлаталар Космик тикшеренүләр институтының Кояш астрономиясе лабораториясендә.

Күптән түгел Кояшта бик көчле ялкынлану булырга мөмкинлеге турында хәбәр иткәннәр иде. Белгечләр фикеренчә, магнит давылы көтмәгәндә килеп чыга, организмга күнегергә вакыт бирми, шул ук вакытта аңа шактый көчле йогынты ясый ала. Кешенең магнит давылын ничек кичерүе организмының аңа ни дәрәҗәдә тиз әзерләнә алуына бәйле.

Мондый көннәрдә үзеңне тыныч тотарга кирәк. Ярсымаска, низаглашмаска, мөнәсәбәтләрне ачыкламаска тырышыгыз. Кул астында һәрчак кирәкле дарулар булсын. Алкогольдән бөтенләй баш тартып, күбрәк су эчегез.
Бу көннәрдә җиңел ашларга: яшелчә, җиләк -җимеш, ярмалар, диңгез продуктлары, балык, тавык, күркә итенә өстенлек бирегез.

Автор фотосы.

 

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас