Бүген Уфаның «Торатау» Конгресс-холлында «Кече ватан – Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы кысаларында Төбәк көне ачылды.
Форум Русия Федерациясе Президенты Хакимияте һәм Бөтенрусия урындагы үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) ярдәмендә уздырыла. Оештыручылар билгеләп үткәнчә, Башкортстан төбәк көнен уздыру мәйданчыгы итеп аның тотрыклы социаль-икътисади үсеше, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәдә проектларны уңышлы гамәлгә ашыру тәҗрибәсе нәтиҗәсендә сайланган. Форум мәйданчыгында республика Русиянең башка төбәкләрендә тиражлау өчен кирәкле сыналган тәҗрибәләрне тәкъдим итә.
Форумда катнашучыларга видеосәламләү сүзен Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров юллады.
- Икътисади үсеш - гражданнарның тормышын яхшырту өчен ачкыч. Мондый бурыч Русия Президенты Владимир Владимирович Путин тарафыннан куелды. Дәүләт башлыгы шуны ассызыклый: урындагы хакимият кешеләрнең көндәлек уңайлылыгына турыдан-туры йогынты ясый, һәм муниципалитетлар монда мөһим роль уйный, гомумдәүләт проектларын - киләчәгебезне тормышка ашыра. Нәкъ менә урыннарда бюджет акчалары яңа юлларга, заманча социаль объектларга, иҗтимагый киңлекләргә һәм коммуналь инфраструктурага әверелә, алар – гражданнар тормышын уңайлы һәм лаеклы итә торган барлык нәрсәләр, – дип билгеләде Игорь Комаров. - Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көннәре урындагы үзидарәне үстерүдә мөһим роль уйный. Бу иң яхшы практикалар белән алмашу һәм нәтиҗәле үсеш модельләрен эзләү өчен менә дигән мәйданчык.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үзенең сәламләвендә бүгенге этапта урындагы үзидарә органнары эшенең мөһимлеген билгеләп үтте.
- Барыгызга да тирән ихтирам сүзләре җиткерәсем килә, чөнки сезнең иңнәрегезгә катлаулы сынаулар ятты – коронавирус пандемиясе, махсус хәрби операция, санкцион басым һәм моның белән бәйле калганнары да. Сез беренчеләрдән булып кешеләр белән аралашасыз, аларның иң мөһим мәсьәләләрен хәл итәсез. Без сезнең белән бергә махсус хәрби операциягә, сугышчыларыбызга ярдәм итү буенча мөһим бурыч белән шөгыльләнәбез. Шуны әйтә алам, безнең республикада хәрби хәрәкәтләр барган территориядә берничә тапкыр булмаган бер генә муниципалитет башлыгы да юк, - диде ул.
Фото: bashinform.ru