- Быелгы форум муниципаллар, регионаллар һәм федераллар бер-берсе белән аралаша ала торган бердәнбер мәйданчыктыр, мөгаен. Һәм моның өчен Бөтенрусия урындагы үзидарәне үстерү ассоциациясенә (ВАРМСУ) аерым рәхмәт әйтәсе килә, - диде Андрей Трубецкой.
Муниципалитет башлыгы инвестицияләргә багышланган секциядә катнашты. Анда муниципалитетның административ киртәләрен җиңү, муниципаль хезмәткәрләрне кызыксындыруның матди һәм матди булмаган ысулларын кертү һәм вәкаләтле органнар, шул исәптән Русиядә беренче муниципаль инвестагентлык булдыру тәҗрибәсе турында сүз барды.
- Регионнардагы коллегаларны да тыңлау бик кызыклы булды, - дип өстәде спикер. - Ресурслар базасы кими, ә ресурслар өчен конкуренция арта. Шуңа күрә "тәгәрмәч уйлап табарга" вакытыбыз юк. Хезмәттәшләреңне тыңлау һәм алардан ниндидер кызыклы фәһем алу җиңелрәк.
"Кызыл таң"ның да Telegram мессенджерында рәсми каналы бар. Кушылыгыз!
Каналга кушылыр өчен сылтама буенча үтегез: t.me/kiziltanufa
Фото: «Кече Ватан - Русия көче» III Бөтенрусия муниципаль форумы матбугат хезмәте.