28 гыйнварда Башкортстанда “Кече Ватан – Русия көче” III Бөтенрусия муниципаль форумы эшли башлады. Форум чараларында федераль спикерлар: Русия Президентының эчке сәясәт идарәсе башлыгы урынбасары Евгений Грачев; Бөтенрусия урындагы үзидарәне үстерү ассоциациясе (ВАРМСУ) рәистәше, Русия Президенты каршындагы урындагы үзидарәне үстерү Советы Президиумы әгъзасы Ирина Гусева; ВАРМСУ рәистәше, Федерация Советының Федератив корылыш, төбәк сәясәте, урындагы үзидарә һәм Төньяк эшләре комитеты рәисе Андрей Шевченко һәм башка дәрәҗәле җитәкчеләр катнаша.
Форумның беренче көнендә чарада катнашучылар иң яхшы муниципаль тәҗрибәләр белән танышу өчен республика шәһәрләренә һәм районнарына юл тотты. Кунакларга Башкортстанның уникаль проектлары белән танышу өчен биш маршрут тәкъдим ителде.
“Инновацион муниципалитет” трегы барышында форум делегатлары Уфа шәһәре хакимиятенең ситуацион үзәгендә булды, Евразия фәнни-мәгариф үзәгенең вузара студентлар кампусын һәм Башкортстанга идарә итү үзәген карады.
“Инициатив муниципалитет” трегы форумда катнашучыларны Чишмә май экстракцияләү заводы эше белән таныштырды. Алар Чишмә районы хакимиятендә “Инвестпланерка”да булды һәм “Дуслык” сәүдә үзәгендә “Балачак территориясе” проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен күрде.
“Креатив муниципалитет” трегы кунакларны Бөре тарихи музеена һәм “Чирковъ” креатив киңлегендә керамика һәм чүлмәкчелек музеена алып килде һәм Уфаның “Арт-квадрат”ында тәмамланды.
Кунаклар “Сәнәгать муниципалитеты” трегы тәкъдим иткән Благовещенның “ПОЛИЭФ” һәм “Фабрик Продакшн” предприятиеләре, “Алга” аерым икътисади зонасы составындагы “Уфа” индустриаль паркында булды.
“Прогрессив муниципалитет” трегы катнашучыларны Стәрлетамакның “Башпласт” компаниясендә “Ел директорлары советы” һәм “Ачык муниципалитет: хакимият һәм халыкның үзара хезмәттәшлегенең интеграцияләнгән системасы” муниципаль практикаларын тәкъдир итүне үз эченә алды. Шулай ук сыра һәм алкогольсез эчемлекләр җитештерү буенча “Шихан” заводында да булдылар.
29 гыйнварда “Торатау” конгресс-холлында муниципаль практикалар форумының ике көнлек эшлекле программасы старт алды. “Кече ватан — Русия көче” III Бөтенрусия муниципаль форумының төбәк көне чаралары узды. Делегатлар Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров белән муниципальара партнерлыкка, кече бизнеска, креатив индустрияләргә, туризмны үстерүгә, санлы карарларга, брендингка һәм муниципаль идарәнең башка мәсьәләләренә багышланган сессияләрдә катнашты. Алар үз муниципалитетлары мисалында проектларны гамәлгә ашыру тәҗрибәсе белән уртаклашты, урындагы үзидарә эшенең төп мәсьәләләре һәм перспективалары турында фикер алышты. Эшлекле программада федераль спикерлар катнашты.
Чарада катнашучыларны видеоэлемтә аша Русия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров сәламләде.
– Икътисади үсеш — тормыш үсешенең төп билгесе. Русия Президенты Владимир Путин безнең алда нәкъ шундый бурыч куя. Президент билгеләвенчә, урындагы власть биредә яшәүчеләрнең тормышына турыдан-туры йогынты ясый, аларны яклый һәм гомумдәүләт программаларын гамәлгә ашыручы булып тора. Округларда төрле тармаклар үсешә, пилотсыз авиация, машина төзү, ракета-космос җитештерү үзәкләрен һәм башкаларны әйтергә мөмкин. Идел буе федераль округының әлеге индустриаль профиле илнең технологик лидер булуын тәэмин итә. Округта авыл хуҗалыгы һәм ваклап сату үсеше ил күрсәткечләреннән югарырак. Бу властьның һәр баскычында эшләү нәтиҗәлелеген күрсәтә. Шул исәптән, урындагы үзидарәнең дә. Нәкъ урыннарда бюджет акчалары реаль проектларга салына. Бу — яңа юллар, заманча социаль объектлар, коммуналь инфраструктура һәм башкалар. Быел урындагы үзидарәдә реформа көтелә. Ул безгә 3 төп юнәлеш бирергә тиеш: идарә итүнең сыйфатын күтәрү, халыкның социаль торышын үстерү һәм властька ышанычын арттыру. Әлеге чара бу җәһәттән бик яхшы киңлек, — диде ул.
Евгений Грачев билгеләвенчә, Русия Президенты муниципаль җитәкчеләрнең төбәк һәм федераль үзәк белән турыдан-туры диалог алып барырга тиешлеген даими ассызыклый.
– Без һәр анык проблеманы күрергә өйрәнәбез. Бу, әлбәттә, тормыш сыйфатын үстерүгә зур йогынты ясый, — диде ул.
Форум кысаларында республика Башлыгы Радий Хәбиров сүзен урындагы үзидарәгә рәхмәт белдерүдән башлады.
– Без катлаулы чорда яшибез. Тәүдә ковид эпидемиясе белән очраштык, хәзер СВОда катнашучы егетләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтәбез. Республикадагы 63 муниципалитет башлыгының һәркайсы СВО зонасына даими бара. Алар андагы егетләребезгә һәрьяклап ярдәм күрсәтә. Бу — безнең бердәмлекнең күрсәткече. Сез иңнәрегезгә зур бурычлар саласыз. Һичшиксез, без җиңәчәкбез, — диде ул.
Бүген — чараның соңгы көнендә делегатларны “Киләчәк турында диалоглар: муниципалитетларның икътисади үсеш драйверы буларак брендинг”, “Киләчәк турында диалоглар: инфраструктур меню: муниципалитетларның социаль һәм коммуналь инфраструктурасын социаль-җаваплы бизнес белән партнерлыкта булдыру/модернизацияләү” һәм башка чаралар үтәчәк. Форум урындагы үзидарә үсеше мәсьәләләрен тикшерүдә һәм аларны хәл итү юлларын билгеләүдә нәтиҗәле мәйданчыкка әверелде.
Гөлия Гәрәева.