

Бүген Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров Дәүләте җыелышы-Корылтайга Юллама белән мөрәҗәгать итте. Юлламада җиңүне якыйнайту өчен бар көчләрне җәлеп итү кирәклеге кызыл җеп булып үтте. Бу җәһәттән финансчы, икътисад фәннәре кандидаты Рөстәм Акбашев үз фикерләрен белдерде.
- Радий Фәрит улының чыгышы башлыча СВО, җиңү темасына кагылды. Билгеле моның өчен төбәкнең икътисади торышы тотрыклы булырга тиеш. Безгә икътисади үсешне саклап калырга гына түгел, республика куйган бурычларны арттырып үтәргә кирәк булачак.
Ел җиңел булмаячак. Үзидарәгә кагылышлы яңа законнарны дә исәпкә алыврга кирәк. Аның нигезендә муниципалитетлар үзләлрендә ревизия эшләргә тиеш булачак. Бу чыгымнар таләп итәчәк, әмма бу безгә һәркайда реаль картинаны күрергә ярдәм итәчәк. Шуңа да икътисадка йөкләнеш артачак. Шушы мохиттә дә безгә икътисади үсешне саклап калу бурычы куелды. Мин безнең бу чакырулардан уңышлы чагачагыбызга ышанам, - диде ул.