Башкортстан Башлыгы билгеләвенчә, республика шифаханәләрендә 9 меңгә якын СВО катнашучысы дәвалану узган.
Башкортстан Русиядә беренчеләрдән булып хәрбиләрне реабилитацияли һәм аларның гаилә әгъзаларын сәламәтләндерә башлады.
Республика Башлыгы Дәүләт җыелышына Юлламасын укыганда, безнең шифаханәләрнең берсе дә бу эштән читтә калмады, дип билгеләп үтте. Аларда 9 меңгә якын кеше дәваланган.
"Белүемчә, бюджет чикләүләре аркасында шифаханә-курорт дәвалануы өлешендә ярдәм чараларының берсе туктатылды. Аерым алганда, СВО катнашучыларының туганнарынының шифаханәләрдә ташламалы ял итүе. Бу карарны урынсыз дип саныйм. Бу чыгымнарның гади статьясы түгел, ә сугышчылар һәм аларның якыннары алдындагы бурычыбыз. Республика Хөкүмәтеннән финанслау чыганакларын билгеләүне һәм бу ярдәмне тулы күләмдә тергезүне сорыйм”, — диде Радий Хәбиров.
Республика җитәкчесе билгеләвенчә, шифаханәләр безнең сугышчыларга шешәләргә салынган эчәргә яраклы су, гуманитар конвойлар җибәреп ярдәм итә.
“Читтә калмавыгыз өчен рәхмәт сезгә, кадерле коллегалар, эшегезгә формаль булмаган рәвештә һәм тулы көчегез белән якын килүегез өчен", — диде Радий Хәбиров.