Благовар районының Иске Абзан авылы халкы “Урындагы башлангычларга ярдәм” программасында катнаша. Алар ППМИ ярдәмендә су башнясын алыштырырга ниятли. 1975 елда төзелгән су башнясының тузуы нәтиҗәсендә су тәэминаты начарланган.
2026 елның 22 гыйнварындагы йомгаклау җыелышында искеабзанлылар ППМИ-2026да “Иске Абзан авылында су башнясы сатып алу һәм урнаштыру” проекты белән ышанычлы адым ясады.
Көн салкын булуга карамастан, инфраструктураны яхшырту һәм төзекләндерү мәсьәләләрендә бердәм булуларын белдерергә, халык авыл клубына җыелды. Инициатив төркем рәисе Рәвидә Әхмәтҗанова башкарылган эшләр турында җентекләп сөйләде, җыелышта катнашучы һәркем таныша алырлык плакатлар һәм хисап документлары да шул хакта дәлилләде. Район хакимиятенең социаль сәясәт, яшьләр һәм спорт буенча идарәсе җитәкчесе А. Р. Мофазалов, җыелышта катнашучыларның үтенече буенча, урыс һәм татар телләрендә ППМИның асылын һәркемгә аңлатты, халыкның күпләп килүен билгеләп үтте һәм искеабзанлыларның чираттагы җиңүенә өмет белдерде.
Авыл халкы бертавыштан инфраструктураны төзекләндерү проектын хуплый, чөнки су башнясы яраксыз хәлгә килгән, һәм көндәлек ихтыяҗлар өчен су бик аз.
Йомгаклау җыелышында инициатив төркем сайланды, анда авылның иң актив һәм битараф булмаган кешеләре керде.
Җыелышта катнашучылар ППМИ-2026ны гамәлгә ашыруга акчалата өлеш кертәчәкләрен белдерде. Бу проектны иганәчеләр дә хуплады һәм ярдәм күрсәтәчәкләре турында җиткерде.
Элина ФӘЙЗУЛИНА.